Агымдагы елдан башлап Башкортстанда туган телләр укытучылары һәм полилингваль мәктәпләр педагоглары акчалата бүләк алачак. Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә башкорт һәм урыс телләренең иң яхшы укытучыларын һәм преподавательләрен матди яктан дәртләндерү мәсьәләсен карадылар. — Бүген республиканың мәгариф системасында 5 924 туган тел укытучысы эшли. Мәктәпләрдә 10 туган тел өйрәнелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел төп халыкларның Халыкара телләре унъеллыгы башланды, шуңа күрә туган телләргә ярдәм итү чараларына аерым игътибар бирергә кирәк. Бу санлаштыру, туган телләрнең торышын мониторинглау, шулай ук профильле педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләренә кагыла, – диде Андрей Назаров. Ел саен 50 иң яхшы башкорт һәм урыс телләре укытучыларына 50 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр бирелә. Акчалата бүләкләү педагогларга нәтиҗәле һөнәри эшчәнлеге һәм республика мәгарифен үстерүгә керткән зур өлеше өчен бирелә һәм ул Башкортстан Республикасының дәүлә