Энҗе Әхмәдуллина - район Советы депутаты, Чишмә районында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе. Җәмәгать туклануы, авыл хуҗалыгы предприятиесе, юл буе сервисы һ.б. белән җитәкчелек итә.Девизы - мөмкин булмаган бернәрсә дә юк.Аның башкарган эшләре бик күп. «Күңел һәм йорт җылысы» акциясе республикабызның 12 районында узды. Чишмә районыннан гына мәктәп һәм балалар бакчалары аш-су осталары конвой белән СВО зонасына җибәрер өчен 20 килограмм куллама кискән. Балалар да, укытучылар да, барлык теләүчеләр дә катнашкан. Бу эштә Энҗе ханым башлап йөрүче булган.Чишмә районы территориясендә ялгыз пенсионерлар яши, күпләренә ярдәм кирәк. Энҗе Равил кызы аларга азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итә. Игнатовка авылы зиратын киртәләп алу өчен дә зур ярдәм күрсәтүче ул.Энҗе Әхмәдуллина районда мохтаҗларга бушлай янгын хәбәрчеләре һәм аларга батарейкалар өләшә. Бу эше өчен аңа районның МЧС бүлеге дә, халык та зур рәхмәтле.Энҗе Равил кызы үзе - Чакмагыш районыннан. Ике