“Илнең икътисади борылышы уңаеннан Башкортстанның илнең көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләре арасында шактый уңышлы урнашуын әйтергә кирәк. Бәлки, республиканың икътисадта яки логистикада ниндидер хаб булдыру өчен әзер проектлары бардыр?” – дип сорады хәбәрче.- Географик яктан Башкортстан Европа һәм Азия тоташкан урында урнашкан. Һәм, мәсәлән, Европа өлешендә без Беларусь белән безнең икътисади хезмәттәшлегебезне көчәйттек. Машина төзелеше өлкәсендәге партнерларыбыз өчен Башкортстан базарын гына ачмыйбыз. Сүз 20-25 млн кеше яшәгән тоташ Идел буе турында диярлек бара. Без сату-алуда гына түгел, ә производстволарны локальләштерү режимында да кызыклы. Әйтик, хәзер без Башкортстан территориясендә Белоруссиянең «АМКОДОР» компаниясенең авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү буенча зур предприятиесен төзүне тәмамлыйбыз, - диде Радий Хәбиров. - Икенче яктан, безгә Көнчыгыш та якын, шул исәптән тарихи һәм этник яктан да. Бүген без Казахстан һәм Үзбәкстан белән бик тыгыз мөнәсәбәтләр урнаштырдык.Казахстан