Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Халыкка 52 мең сумлык түләүләр бирелергә мөмкин

Русиядә озак вакытлы саклык программасы барлыкка киләчәк. Дәүләт думасы депутатлары тиешле закон проектын беренче укуда кабул итте.Бу - гражданнар өчен дәүләт катнашлыгындагы яңа саклык продукты. Аның ярдәмендә өстәмә керем алырга мөмкин булачак. Программада гражданнарның түләнә торган взносларын дәүләт тарафыннан финанслау каралган. Шулай ук ел саен 52 мең сумга кадәр салым ташламасы да бирелә.Моннан тыш, саклык акча дәүләт, банк кертемнәренә охшаш рәвештә страховкаланачак. Страховка күләме 2,8 миллион сум тәшкил итәчәк.Озак вакытлы саклык программасы Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.Бу хакта тулырак: https://i-gazeta.com/news/novosti/2023-05-31/v-rossii-poyavitsya-programma-dolgosrochnyh-sberezheniy-3282904