Раевка һәм Чишмә шикәр заводлары тарафыннан Кытайга авыл хуҗалыгы хайваннары өчен үсемлек азыгы экспортлау җайга салынган.Ел башыннан "Россельхознадзор" идарәсе контроле астында Кытайга 12 мең 110 тонна гранулланган чөгендер түбе җибәрелгән. Азыкка кыйммәтле өстәмәләр үрнәкләре, Кытай ягы таләпләренә туры китереп, "Россельхознадзор" карамагындагы лаборатория экспертизалары узды. Аларның нәтиҗәләре буенча, чөгендер түбенең барлык партияләре импортлаучы ил таләпләренә туры килә.Гранулланган чөгендер түбе - шикәр чөгендере эшкәртүнең өстәмә продукциясе, файдалы матдәләре күп булган туклыклы, авыл хуҗалыгы хайваннарын симертү өчен азык өстәмәсе булып тора.фото: башньюс