Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Республика Хөкүмәтендә техниканы лизингка алу мәсьәләсе каралды

Башкортстанда республиканың дәүләт һәм муниципаль милкендәге хезмәт күрсәтүче оешмаларга коммуналь техника паркын яңарту программасы дәвам итә.- Республика Белоруссия коммуналь техника җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. «Амкодор» компаниясе бу айда ашлык киптерү җайланмалары җитештерү заводын ача. Коммуналь техника җитештерү заводын төзү буенча сөйләшүләр алып барыла. Хәзерге вакытта Башкортстанда муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәрен тоту өчен барлыгы 1528 коммуналь техника бар, шуларның 239 берәмлеге әлеге программа кысаларында узган ел сатып алынган. Муниципалитетлар көче белән тагын 73 берәмлек техника сатып алынган, - дип билгеләде Андрей Назаров.Агымдагы елда тагын 200 берәмлектән артык коммуналь техника сатып алу планлаштырыла. Бу максатлар өчен лизинг займнары механизмын куллану карары кабул ителде.Коммуналь техника сатып алганда лизинг түләүләрен түләүгә муниципалитетларның чыгымнарын финанслашу турында Башкортстан торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова сөйләде.Фото: pravitelstvorb.ru