Льготачылар исемлеге күптән түгел 14 категориягә кадәр киңәйтелде.Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров сүзләренчә, быел бюджет исәбенә республика халкына 20 меңнән артык янгын хәбәрчесе бирелгән. Ташламалы категориягә кермәгән, әмма йортның янгын хәвефсезлеге турында борчылучы гражданнар хәбәрчене сатып ала. Аның бәясе һәркемгә билгеле.Ташламалар арасында 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, элекке балигъ булмаган концлагерь тоткыннары, «сугыш балалары» — 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туганнар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлары, 7 яшьтән кечерәк бала үскән гаиләләр, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр, аз керемле күп балалы гаиләләр.Шулай ук 2019 елдан янгын хәбәрчесе бала тудыру йортында яңа туган балага бүләк итеп бүләк җыелмасы белән бергә тапшырыла. Ә быелның 30 маеннан бу җайланманы шәхси йортларда