Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Йолдызлар эз калдыра

Республикабыз әдәбиятында, филология фәнендә, матбугатында, иҗтимагый тормышында ифрат якты эз калдырган бу шәхес белән миңа аның гомеренең соңгы унсигез елында эш буенча якыннан аралашу бәхете тиде. “Эш буенча” дигәнем – ул “Кызыл таң”ның иң тугры, актив авторы буларак, гәзит битләрен фәһемле язмалары белән бизәп торды, теге яки бу темага мәкалә язу турында үтенечебезне һичкайчан кире какмады. “Бәхете” дигәнем дә коры сүз түгел. Белеме һәм тормыш тәҗрибәсе буенча уникаль булган, кешелекле, кечелекле, ярдәмчел мондый сирәк шәхес белән даими аралашу, киңәшләрен тыңлау, аеруча хезмәт юлы башланган яшь чакта, үзе бәхет бит ул! Гыйлемдар Җиһандар улы турында исән чагында да бары сокланулы, уңай фикерләр ишетергә туры килде. Ә инде көнчеллек, тар күңеллелек аркасында бәгъзе берәүләрнең аңа аяк чалырга маташуларына йөрәге әрнесә дә, кичерешләрен тышка чыгармады, кешегә белдермәде. “Мескен”, дип, кызгана иде аларны. Чын мөселманнарга хас булганча, яманлыкка да яхшылык белән җавап кайтарды. Моннан төгәл 30 ел элек кинәт вафат булгач, шул заманнан бирле аны сагынып, юксынып матбугатта кемнәр генә чыгыш ясамады! Хәләл җефете, балалары, туганнары, дуслары, күренекле башкорт язучылары һәм галимнәре, Казаннан татар әдәбиятының данлыклы вәкилләре. Ул язмаларның исемнәренә генә игътибар итик: “Игелекле кеше”, “Шагыйрьнең изге йөзе”, “Онытылмас кеше”, “Изгеләрдән изге”, “Кешелекле дә, кечелекле дә”, “Киң күңелле кеше иде”, “Аның йөрәк җылысы”, “Шигърияттә талпынган йөрәк”...Чакмагыш районының Иске Балак авылында 1923 елның 16 июнендә ярлы крестьян гаиләсендә туган бу шәхес турында сүзне аның бертуган сеңлесе Җәүһәрә Найруллина истәлекләре белән дәвам итик. “Гыйлемдар – баш бала, мин – икенчесе, – дип яза ул. –Әти-әни аңлашып, бик тату яшәде, балаларына мөнәсәбәтләре дә әйбәт иде. Әти балаларын укымышлы, белемле итеп күрәсе килгән, исемнәрне дә улларына Гыйлемдар, кечесенә Фәнүн дип куштырган. Абыемның канат астында үстем, чөнки авылда өлкәннәрнең вакыты аз, балалар бер-берсенә күз-колак булырга тиеш. Абый янына иптәшләре җыела, кычкырып гәзит, китап уку гадәти хәл. Бала чактан Жюль Верн әсәрләре, татар һәм башкорт язучылары иҗаты белән абыем таныштырды.Абыем һәркемнең хәленә керә белүче, игътибарлы, хәстәрле иде. Дәүләкән педучилищесында укыганда аның каникулга кайтуын түземсезлек белән көтә идек. Үзе дә атлыгып кайтыр иде. Бик юмарт күңелле булды. Үзе өчен иң кирәкле әйберләре белән дә бүлешү, кешеләргә бүләк бирү төп сыйфатларының берсе иде.Ул училищеның икенче курсын тәмамлагач, сугыш башланды. 1941 елның октябрендә әтиебезне армиягә алдылар. 1942 ел башында абыема да хәбәр килгәч, сугышка китәр алдыннан безнең белән хушлашырга авылга кайтты. Аннан соң фронтка озатылуын көтеп Кандрада яткан әти янына да кергән ул. Әти аңа: “Кайсыбыз исән калсак та, гаиләне таркатмыйк”, – дигән. Әтиебезнең васыятенә ул чактагы 18 яшьлек егет гомере буе тугры калды.Фронттан язган хатларында безне юату, тынычландыру белән бергә, якты өмет тә уята иде. Аның хатлары аша без дөнья хәлләре белән танышып тордык, ә хатларын еш язарга тырышты, кайгыртмас хәбәрләрне генә җиткерер иде. Безнең авыл егете Вахит Галимовның Советлар Союзы Герое булу хәбәре дә абый хаты аша килеп җитте. Мин сөенче белән аның әнисе Сорурия җиңгәгә йөгердем. Зоя Космодемьянская турындагы поэмасын абый авылга җибәрде. Юка сары кәгазь кисәкләренә язылган иде ул.Әтиебезнең Мәскәү өчен барган сугышларда ятып калуы турында кайгылы хәбәрне абыйга берничә ай язмый тордым. Минем авыр хәбәр илткән хатым аңа сугышка керер алдыннан барган.Абыем 1945 елның сентябрендә бигүк сәламәт булмаган хәлдә кайтты. Гаиләбезгә олы шатлык, зур таяныч иде. Авылда бер атна ял иткәннән соң, Уфага укырга китте, үзе белән мине дә алды. Ул пединститутка, мин педучилищега кердек. Педучилищены тәмамлагач, мине Казанга алып барып, пединститутка урнаштырды. Үзенең дә Казанны тәү күрүе иде шикелле. Үзе дә, студент булуына карамастан, миңа даими акча җибәреп, укуым белән кызыксынып торды. Тәүге ел эшли башлагач та минем өс-башымны бөтәйтте. Беркөнне миңа 800 сум акча килде. Мин аптырап калдым: күптән түгел генә җибәргән иде бит! Кечкенә хатына ул: “Көннәр матурлана, өстеңдәге пальтоң искергән, хезмәт хакы алу белән ашыгыч рәвештә сиңа акча җибәрәм”, – дип язган иде. Соңыннан аның 950 сум хезмәт хакыннан үзләренә (Фәнүн дә аның тәрбиясендә, үзе янында иде) нибары 150 сум алып калганлыгы билгеле булды.Үзе авыр сугыш юллары үтеп, контузия алган, куллары каләм тотудан башкага ярамавына карамастан, ул әтиебезнең васыятен үтәде, алай гына да түгел, үзебез балалар үстереп, оныклы булуыбызга карамастан, безне әтиләрчә хәстәрлегеннән ташламады”.Гыйлемдар Рамазановның сугышчан юлы түбәндәгечә. Тәүдә Уфадагы хәрби пехота училищесында, аннары 30нчы запас укчылар полкында курсант була. 1942 елның маеннан Калинин фронтында, Великие Луки һәм Белый шәһәрләре янындагы сугышларда катнаша. 1943 елның июлендә Курск дугасында оборона сугышларында, 1943-44 елларда Украинаны азат итү сугышларында була. 1945 елда Польша, Германия, Австрия җирләре аша яу белән уза. Күрсәткән батырлыклары өчен ике “Кызыл йолдыз” ордены, медальләр белән бүләкләнә.Дәүләкән педучилищесында сабакташлары булган, утлы яу юллары үткән яшь шагыйрьләр Хәким Гыйләҗев, Шәриф Биккол белән педагогия институтында да бергә укый. Биредә ул гомерлек мәхәббәтен, үзе кебек үк изге җан, талантлы шагыйрә һәм әдибә булып танылган Бүздәк районының Күзәй авылы кызы Фәния Чанышеваны очрата. Алар дуслашып йөриләр һәм укуны тәмамлагач, өйләнешәләр, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.Өйләнешү белән үк аларга юллама буенча икесенә ике якка эшкә китәргә туры килә. Фәния Кыйгы районының Абзай урта мәктәбенә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Гыйлемдар бер ел Бөре укытучылар институтында башкорт теле һәм әдәбияты дәресләре алып барганнан соң, 1950-53 елларда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты каршындагы аспирантурада укый. 1953 елда “Башкорт поэзиясендә совет кешесе образы” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Моңа кадәр инде аның Уфада ике шигъри җыентыгы басылып чыккан була. 1953 елның ноябреннән СССР Фәннәр академиясе Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый.Искиткеч хәтере, ачык зиһене белән сокландырган Фәния апа Чанышева шактый өлкән яшькә җиткәч язган, гәзит-журналларда бастырган, өч китап итеп туплап чыгарган (берсе – үзнәшер ысулы белән) истәлекләрендә үзләренең студент еллары, яшь бала белән Уфада кеше фатирында авыр шартларда яшәүләре, Гыйлемдарының нинди хәлләрдә дә күңел төшенкелегенә бирелмәве, искиткеч оптимист булуы, кешеләргә һәрчак ярдәм кулы сузуы турында мавыктыргыч итеп яза. Мәскәү – Абзай, Мәскәү – Уфа арасында сагынычлы, мәхәббәтле хатлар туктаусыз очып йөргән, аларның күбесе шигырь рәвешендә язылган. Ул истәлекләр үрнәкле гаилә тарихы гына түгел, башкорт һәм татар әдәби хәрәкәтенең зур бер чорын, ике халыкның шагыйрь һәм әдипләре тормышын, иҗатын яктыртучы мәгълүмат буларак та кыйммәтле. Әйткәндәй, Фәния апа ул китапларының өчесен дә миңа бик җылы автограф язып бүләк иткән иде.1955 елда “Совет Башкортостаны” гәзите мөхәррирен эшендәге зур җитешсезлекләре өчен вазыйфасыннан бушаталар. Икенче көнне үк партия өлкә комитетының идеология буенча секретаре Хәйдәр Сайранов редакция коллективын 32 яшьлек яңа мөхәррир Гыйлемдар Рамазанов белән таныштыра.Ул чакта редакциянең секретариатында эшләгән яшь журналист, еллар үткәч күренекле прозаик булып танылган, “Агизел” журналының баш мөхәррире булган Әмир Гәрәев түбәндәгеләрне хәтерләде: “Гыйлемдар Рамазанов кешелеклелеге, күркәмлеге, ягымлылыгы белән күңелләрне шундук яулап алды. Ишекне шакып килеп кердеңме, өстәл артында башын басып утырган килеш сиңа ымлап кына ияк кагар, телефон трубкасын яңагы белән иңбашы арасына кыстырыр да, үзе кем беләндер тыныч кына сөйләшер, үзе бер уңайдан алдындагы материалны укып төзәткәләп барыр, үзе бер үк вакытта җылы күз карашын кызганмыйча, укылып бет­кәннәрен сүзсез-нисез генә кулыма тоттырып өлгерер иде. Кеше белән бик тиз танышып ала, килүчеләрнең йомышын йомышларга да җитез иде.Үзе командировкаларга еш йөрде. Республика хуҗалыкларыннан җанлы, җылы, кызыклы, фәһемле матур-матур мәкаләләр язды, шуның белән беррәттән, аның шигъри репортажлары да тиз үк җәлеп итте укучыларны. Гәзит җене кагылган мөхәррирдән күреп, без дә эшкә актив тотындык. Үткен тәнкыйть мәкаләләрен, фельетоннар язуны да ешайттык. Ә инде Башкортстанны аркылы-буй чабып, матбугат таратырга атлыгуыбыз хакында әйтеп торасы да түгел, гәзитебезнең тиражы күзгә күренеп артты. Иң мөһиме – редакция тиз арада дәртле каләм әһелләренә баеды”.Бу вазыйфаны өч ел башкарган чорда Гыйлемдар Рамазановны СССР Югары Советы депутаты итеп сайлыйлар. 1957 елда Башкортстан Журналистлар берлеге оештырыла. Аның да иң беренче рәисе Гыйлемдар Рамазанов була. Шушы җаваплы җәмәгать эшләрен (депутатлык, рәислек) башкаруда фидакарьлеге, журналистларга, халыкка, республикага никадәр күп файда китергәнлеге турында замандашларының бихисап истәлекләре бар.Гыйлемдар Җиһандар улы гәзиткә җитәкчелек итү вакытлыча гына булуын коллективны ныгытканга, анда чын иҗади мохит булдырганга кадәр генә икәнлеген яхшы аңлый, өлкә комитетында да шулай уйлыйлар. Чөнки ул – фәндә һәм шигърияттә олы казанышлар яулау алдында торган шәхес. 1958 елда институттагы шул ук вазыйфасына кайта, ул вакытта әле депутатлык вәкаләте дә дәвам итә. Гыйльми эшчәнлеген киңрәк җәелдереп, Мәҗит Гафури иҗаты буенча докторлык диссертациясен яклый. Уфада, Казанда, Мәскәүдә монографияләре, әдәби тәнкыйть материаллары, публицистикасы, шигырьләре һәм поэмалары тупланып, китаплар булып басылып тора.Мәскәүнең “Современник” нәшриятында 1980 елда дөнья күргән “Многоцветье” (“Төсләр балкышы”) китабына карата филология фәннәре докторы, профессор Тимергали Килмөхәммәтов түбәндәгеләрне яза: “Күренекле шагыйрь, галим, җәмәгать эшлеклесе Гыйлемдар Рамазановның соңгы елларда Мәскәүдә бер-бер артлы чыккан “Звезды за бой, звезды за труд” (тиражы 100 мең данә), “Мажит Гафури”, “Многоцветье” дигән китаплары аның башкорт әдәбият гыйлемен, тәнкыйтен, публицистикасын үстерүдә, Бөтенсоюз киңлекләренә алып чыгуда тынгысыз, җимешле хезмәт итүен күрсәтүче куанычлы күренеш булды. Әдипнең бу өлкәдәге кызыксыну һәм эзләнүләренең диапазон даирәсе игътибарны тарта: 60-70нче елларда башкорт прозасы (повесть) һәм драматургиясе, башкорт поэзиясендә поэма жанры, Мәҗит Гафуринең тормыш юлы һәм иҗатына бәйле хезмәтләр (әсәрләренең дүрттомлыгын төзү, баш сүз, аңлатмалар), социалистик реализм әдәбиятында герой мәсьәләсе, РСФСР халыклары әдәбиятында хәзерге көн темасы һәм башкалар. Төрле әдәби проблемалар, аерым язучылар иҗаты буенча Мәскәүдә, шулай ук башка урыннарда үткәрелгән пленумнарда, дискуссияләрдә, “Литературная газета”, “Литературная Россия”, “Вопросы литературы”, “Литературное обозрение” кебек үзәк гәзитләрдә, журналларда әледән-әле тирән эчтәлекле, үзенчәлекле чыгышлар ясавы Гыйлемдар Рамазановны илдәге әдәби процесста актив катнашучы билгеле совет тәнкыйтьчеләре һәм галимнәре рәтенә бастырды. “Төсләр балкышы” әнә шул хакыйкатьне тагын да ныгыта төште.“Төсләр балкышы” – башкорт, татар чуваш әдәбиятларының тамырлары һәм хәзергесе хакында шигъри хисләргә бай галимнең дулкынландыргыч монологы ул...Әдәбиятта шундый язучылар була: аларның тормыш юлы, иҗаты халыклар язмышындагы күп күренешләрне балкытып җибәрә. Гафури, Тукай, Иванов... Өч халыкның өч бөек улы. Иҗатлары башкорт, татар, чувашлар тормышына тамырланган, гади кешенең хәсрәтен һәм шатлыкларын җырлый алар. Һәрчак халык белән, һәрчак халык өчен – бу аларның девизы. Халык шагыйрьләренең демократик рух белән сугарылган югары художестволы әсәрләре, Г. Рамазанов ­, башкорт, татар, чуваш әдәбиятларының реалистик юнәлештә үсүендә һәрчак тере чишмәләр ролен уйный. Китапның шушы рәвешле Гафури, Тукай, Иванов иҗатларына багышланган бүлек белән ачылуында үзенчә мәгънә ята: классикларның сабаклары бүген дә заманча яңгырый... Тугандаш совет халыклары гаиләсендә башкорт, татар, чувашларның мәдәният өлкәсендә югары биеклекләр яулавын дулкынландыргыч чагылдырган бу китап бүгенге совет әдәбият фәненең матур бер бите ул”. (1982 ел, 10 март).Хөрмәтле укытучыбыз Тимергали Килмөхәммәтовның бәяләмәсенә өстәп шуны да әйтергә кирәк: “Советская Россия” һәм “Современник” нәшриятларында чыккан “Мәҗит Гафури” һәм “Төсләр балкышы” китаплары өчен Гыйлемдар Рамазановка 1982 елда БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Ул шулай ук “БАССРның атказанган фән эшлеклесе” дигән исемгә лаек булды, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнде.Гыйлемдар Рамазановны Татарстанның әдәби җәмәгатьчелеге дә үз күрде. Анда аны һәрчак “күтәреп алдылар”. Фәния апа белән алар үзләре дә Казан кунакларына олы хөрмәт күрсәтәләр иде. Болар турында татар әдәбияты һәм фәненең күренекле вәкилләре Әмирхан Еники, Риза Ишморат, Гариф Ахунов, Ибраһим Нуруллин, Розалина Нуруллина, Гөлшат Зәйнәшева, Ләбибә Ихсанова һәм башкаларның мәкаләләре сөйли.Язмамның башында мин бу гаҗәеп шәхесебезнең матбугат белән дуслыгына туктала биреп куйган идем. Ә бу дуслык 14-15 яшьләрдә чагында “Яшь төзүче” гәзитеннән башлана. Илдә, дөньяда булган вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, мәкаләләр, шигырьләр яза. Аны һәммәнәрсә кызыксындыра, сокландыра, борчый, һәрнәрсәне йөрәге аша үткәрә. Мәсәлән, япон империалистларыннан җәфа чиккән кытай халкын яклап, данлы очучы В. П. Чкаловның һәлак булуына кайгырып шигырьләр бастыра, үзе кебек яшь хәбәрчеләр алдына бурычлар куя.Әйе, ул үзен галим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе генә түгел, журналист та, дип санады. Төгәлрәк әйткәндә, хезмәт биогра­фиясенең “Кызыл таң”нан башлануы белән горурлана иде. Институтның соңгы курсында гәзитебезнең әдәбият һәм сәнгать бүлегенә махсус хәбәрче булып урнашып, уку белән эшне бергә алып барган. Чын журналистта булырга тиешле сыйфатлар – заман сулышын, кешеләр күңелен тою, теге яки бу вакыйгага тиз үк кайтаваз белдерү, төгәллек гомер буе аның барлык эшләренә хас булды.Шул исәптән җырлар язуда да. Гыйлемдар Рамазновның җыр текстлары язуы – аның иҗатының зур гына өлеше. Дөрес, ул мең ярым-ике мең җыр язу максатын куймаган. Ә язылганнары халык күңелендә урын алган, сәнгатьчә эшләнеше югары бәяләнгән. 60-70нче елларда басылып чыккан җыентыкларны игътибарлап карасаң, без бәләкәй чакта, яшьлек елларында яратып тыңлаган, кушылып җырлаган, бәйрәм чараларының рухы булган байтак җыр текстларының авторы ул икән. “Колхозчылар маршы”, “Башкортстан гүзәле” (Заһир Исмәгыйлев музыкасы), “Кояшка дан” (Хөсәен Әхмәтов), “Яшьлек җыры”, “Без – Уфа егетләре”, “Дуслыкка дан!”, “Җырлый тургай” (Нариман Сабитов), “Безнең якларда”, “Газиз илем – туган җирем”, “Минем республикам”, “Солдат дуслар искә төшә” (Рәүф Мортазин)...Аларның кайберләре музыка сораган шигырь булып йөрәктән ургылып чыккан, кайбер шигырьләрен композиторлар аның китабыннан табып алып, көй язарга утырган, кайбер текстлар кемнәрнеңдер тәкъдиме-үтенече буенча санаулы гына сәгатьләр эчендә иҗат ителгән. Бу соңгыларының берсе – “Базы буе”. Илешнең гимны кебегрәк тә яңгыраган җыр. Кызыклы гына тарихы бар аның. Районнарда әдәбият һәм сәнгать атналыклары үткәрелә иде. Илештә дә шундый чара көтелә. Зур бер иҗади төркем иртәгә иртән Уфадан шунда юл тотачак. Төркем җитәкчесе Таһир Ахунҗановның башына кичен бер фикер килә: Илешкә багышланган өр-яңа җыр алып барып булмасмы? Заһир Исмәгыйлевка шалтырата: “Бер төн эчендә җыр тууы мөмкинме?” “Кәефкә карап, – ди композитор. – Хисләр тулышкан чакта җыр чишмә сыман, үзе бәреп чыга ул. Нигә сорыйсың?” Таһир Исмәгыйль улы уен әйтеп биргәч, композитор кабынып ук китә: “Мөмкин, – ди. – Күңел күтәренке – хәзер үк рояль артына утырам, тик текст кирәк бит, һичьюгы беренче строфасы – җырның кәефен, үлчәмен, ритмын билгеләргә...” Таһир Ахунҗанов Гыйлемдар Рамазановка шалтырата, җыр тексты язуын үтенә... Өч фатирдагы өч телефон таңга кадәр диярлек элемтәдә тора. “Базы буе” дигән җыр туа. Иртән атналыкка баручылар автобус янына җыелгач, Заһир Исмәгыйлев җырлый башлый, аңа Фәридә Кудашева кушыла, Бәхти Гайсин аккордеонын сузып җибәрә.Агыйделгә төшәм диеп,Ага Базы сулары.Уйната да җырлатаБезнең Базы буйлары.Илешләргә барган чактаБорылмалы юллары,Күктә дисәм, җирдә икәнИлешнең йолдызлары.Уйнасам да, җырласам да,Күңелемдә син генә,Базы буем, Илешкәем,Туган илем – бергенәм.Шул ук көнне бу җырны чарада катнашучы бөтен кеше җырлый. Икенче көнне Илешнең бөтен халкы җырлый. Фәридә Кудашева башкаруында бу җыр радио, телевидение аша әле дә еш яңгырый.Үз заманының тагын бер классик җыры – “Имәннәр шаулый”. Шагыйрь аны СССР җитәкчелегенең “Табигатьне яхшырту, басуларны җил-су эрозиясеннән саклау турында”гы карарына кайтаваз итеп 1949 елда ук язып бастыра. Чакмагышның тагын бер талантлы улы, яшь композитор Тәлгать Шәрипов бу шигырьне 1960 елда табып, көй яза. Аны Гомәр Әбделманов җырлый һәм ул чиктән тыш популярлык яулый. Еллар үткәч Г. Рамазанов белән Т. Шәрипов туган районнарына “Шат кояшлы Чакмагышым” дигән җыр-гимн, бераздан “Чакмагышта туганнар” дигән лирик җыр алып кайтып бүләк итәләр.Моннан төгәл 30 ел элек яугир, шагыйрь, галим Гыйлемдар Рамазановның 70 яшьлек юбилее Чакмагышта чын-чыннан бәйрәм төсен ала. Юбиляр үзендә иҗат дәрте артканын, хәтта сәламәтлеге яхшырганын тоя. Рамазановлар җәйнең хозурлыгына, алма һәм башка җимешләрнең өлгерүенә куанып, вакытның күп өлешен “Аклан”дагы дача-бакчаларында үткәрәләр. 25 августта алар Уфага кайтып килергә ният итәләр. Уллары Илдар машина белән барып ала...Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең “Алма сузган кул” дигән истә­легеннән: “Көндез ул бакчада, оныгы Дианага дип, кызыл алмалар өзгән. Кайтып ишектән кергәч тә, иң матурын сайлап, балага сузган. Бер яшьлек сабый кушкуллап алманы алган. Шул секундта 70 яшьлек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктаган. Ул бөгелеп төшкән һәм башкача күзен ачмаган...”Бер атна эчендә аның бертуган энесе, озак еллар “Кызыл таң”да мөхәррир урынбасары булып эшләгән Фәнүн Рамазанов та 62 яшендә вафат булды.“Якты йолдыз... Ул аяз күкне бизәп балкып яна. Бөтен табигать, бигрәк тә кешеләр аңа соклана, моңлана. Ә кем белә, бу йолдызның гомере күпме – кыскамы, озынмы? Без аның балкып януын да, еш кына күктә якты эз калдырып сүнүен дә күргәнебез бар. Кайбер кешеләр дә, шушы якты йолдызга охшап, бик нык балкыйлар да, кинәт сүнеп, мәңгелеккә китәләр. Тик бу кешеләрдән дә сүнмәс эз кала. Чын шагыйрьләр язмышы да шулай...”Гыйлемдар Рамазанов 1985 елда Малих Харисның 70 еллыгына багышлап “Агизел” журналында бастырган мәкаләсен шулай башлаган. Хәзер инде бу юлларны аның үзенә багышлап кабатлау да бик урынлы. Фәрит Фаткуллин.