15-17 июньдә үткән XXVI Петербург халыкара икътисади форумы Башкортстанның социаль-икътисади, инвестицион үсешендә бик күп эшлекле очрашулар, стратегик килешүләр, өстенлекле проектлар белән билгеләнде.15 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Магнит” кибетләре челтәре директоры Руслан Ариф Оглы Исмаилов белән очрашты. Көн тәртибендә – республика җитештерүчеләре товарларын ритейлер кибетләренә чыгару. Төбәк территориясендә төрле форматтагы 800гә якын “Магнит” кибете эшли. Компания төбәкнең 120дән артык продукция җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында “Турбаслинские бройлеры”, “Восход”, “Уфагормолзавод”, “Уфимский хлеб” һәм башкалар бар. Очрашуда әлеге исемлекне тагы да тулыландыру һәм төбәктә “Магнит” кибетләре челтәрен киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук, Радий Хәбиров “Азимут” авиакомпаниясенең директорлар советы рәисе Павел Удод белән очрашты. Очрашуда Уфадан яңа рейслар ачу перспективалары турында фикер алыштылар. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, компания самолетларының очу географиясе Башкортстан халкының ихтыяҗларына җавап бирә. Шул ук вакытта республика билетлар бәясен киметү өчен эчке рейсларда очу бәясенең бер өлешен субсидияли. Ел ахырына кадәр компания Уфадан Кемеровога, Тель-Авивка һәм Тбилисига рейслар ачарга ниятли. Арытаба Радий Хәбиров “Черкизово” төркеменең генеральный директоры Сергей Михайлов белән очрашты. Яклар республика территориясендә кошчылык предприятиеләрен үстерү буенча компаниянең инвестиция проектларын тикшерде. “Черкизово” Чишмә районында “Юбилейная” кошчылык фабрикасын, шулай ук “Уфа” кошчылык фабрикасын яңартуга акча кертергә планлаштыра.Радий Хәбиров шулай ук Беларусь Премьер-министрының беренче урынбасары Николай Снопков белән очрашты. Көн тәртибендә – халыкара хезмәттәшлекне ныгыту, шул исәптән икътисадта һәм социаль өлкәдә уртак проектларны гамәлгә ашыру. Төбәк җитәкчесе уртак эшнең төп юнәлешләрен билгеләде. Арытаба Радий Хәбиров һәм Русиянең Дзюдо федерациясе президенты Сергей Соловейчик төбәктә әлеге көрәш төрен үстерү буенча үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Документ Башкортстанда дзюдо белән шөгыльләнүчеләр санын арттыруны, спорт нәтиҗәләрен һәм казанышларын яхшыртуны, тренерларның һәм инструкторларның квалификациясен күтәрүне, матди-техник базаны үстерүне, чит ил көрәшчеләре катнашлыгында рәсми спорт ярышлары уздыруны күздә тота.Шулай ук Радий Хәбиров һәм Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Документ сәнәгать секторын үстерүне, импортны алмаштыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне, шулай ук төбәкара сәнәгать кластерын булдыруны күздә тота.Форум кысаларында Уфада җәйге Сурдлимпия уеннарын үткәрү турында өч яклы килешүгә дә кул куелды. Ярышлар 23 июльдән 2 августка кадәр узачак. Документка имзаларын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русиянең спорт министры Олег Матыцин һәм бөтенрусия Спорт федерациясе президенты Дмитрий Ребров куйдылар. Радий Хәбиров һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин пилотсыз авиация системаларын үстерү өлкәсендә Мәскәү һәм Башкортстан хөкүмәтләре арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Аңа ярашлы, 2030 елга пилотсыз авиация системалары базасында илнең иң эре төбәкләрендә фәнни-җитештерү үзәкләренең төбәк челтәрен оештырырга планлаштырыла. Русия Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Евгений Белоусов Башкортстанның күргәзмә-стендында булды. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук төрле тармаклардагы төп проектлар һәм казанышлар турында сөйләде. Мәсәлән, стендта инвестиция, туризм, сәнәгать һәм фәнни-белем бирү потенциалы киң тәкъдим ителде. Аерым экспозиция “Берлога” киберфизика платформасына багышланды.Форум кысаларында шулай ук Башкортстан Республикасы Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе арасында инновацион белем бирү мохитен оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.Русиянең югары белем бирү һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук катнашлыгында үткән чарада документларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе губернаторлары Дмитрий Махонин һәм Алексей Текслер кул куйдылар.Килешүләр Уфада, Пермьдә һәм Чиләбедә төзелүче дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары студентлар кампуслары арасында үзара хезмәттәшлекне үстерүне күздә тота. 16 июньдә форум кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук “Киберфизика киңлеге: Русиядә эшләнгән” сессиясендә чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында Стратегик башлангычлар агентлыгы, Башкортстан Хөкүмәте һәм Милли технологик башлангыч түгәрәкләре хәрәкәте белән берлектә дөньяда беренче киберфизика платформасын булдыручы Русия уйлап табучылары коллективына рәхмәт белдерде. Ул “фиджитал” элементлары булган популяр жанрларның стратегик мобиль видеоуеннары сериясен үз эченә ала. “Берлога” проекты платформаның тәүге элементларының берсе булды.Форум мәйданчыгында Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) тарафыннан әзерләнгән Русия төбәкләрендә инвестицион мохит торышы милли рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. 2022 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан бер позициягә күтәрелде һәм беренче тапкыр рейтингта дүртенче урынны алды.Агентлыкның генеральный директоры Светлана Чупшева лидер-төбәкләрнең идарә командаларын котлады һәм аларның күбесендә рейтингның барлык 67 күрсәткече буенча да тотрыклы үсеш күзәтелүен билгеләп үтте. Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов билгеләп үтүенчә, рейтинг инде унберенче тапкыр формалаштырыла. Бизнес белән хезмәттәшлекне заманча дәрәҗәдә үстерү югары идарә мәдәниятен, икътисадны үстерү институтларында кадрларны сыйфатлы әзерләүне, шулай ук колачлы санлаштыруны таләп итә.Форум кысаларында Радий Хәбиров шулай ук “Маршрут төзелгән: Русиядә автотуризмны үстерү перспективалары” дигән темага сессиядә дә катнашты.Республика Башлыгы үзенең чыгышында юл буе сервисының төбәк үсешендә өстенлекле һәм инвестицияләр җәлеп итүче юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклап үтте. Башкортстанда 2024 елга кадәр юл буе сервисын үстерү концепциясе гамәлгә ашырыла. Аның төп юнәлешләре – тармак инвесторларына ярдәм итү.Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко концепцияне булдыру кысаларында нәтиҗәле идарә итү моделен формалаштырырга һәм аны бөтен ил күләмендә таратырга кирәклеген белдерде. Үрнәк итеп вице-премьер Башкортстандагы уңай тәҗрибәне атады.Сессиядә катнашучылар Башкортстанда автотуризм юнәлешендә комплекслы эш алып барылуын билгеләде һәм республика тәҗрибәсен илнең башка төбәкләрендә дә таратырга тәкъдим итте. Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та Башкортстанның күргәзмә стендын карады. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Игорь Комаровка республика үсешенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук төрле тармаклардагы төп проектлар һәм казанышлар турында сөйләде. Аерым алганда, стендта төбәкнең инвестицион, туризм, сәнәгать һәм фәнни-белем бирү потенциалы тәкъдим ителде.Башкортстан Башлыгы республикада эшкә кушылган “Берлога” киберфизика платформасының пилот проектына җентекләп тукталды. Ул федераль дәрәҗәдә формалашкан милли киберфизика платформасының бер өлеше булачак. Форум мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең спорт министры Олег Матыцин видеоэлемтә режимында төбәк территориясендә дүрт физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешенә старт бирүдә катнашты. Алар “Демография” гомумдәүләт проектының “Бизнес-спринт” (Мин спортны сайлыйм) федераль проекты кысаларында төзеләчәк. Нефтекамада йөзү бассейны һәм уен залы булган “Амфибия” спорт үзәген, шулай ук “МЁД” универсаль спорт комплексын һәм Уфада “ФИЗРА-Д” һәм “ФИЗРА-Р” физкультура-сәламәтләндерү комплексларын төзүгә Башкортстан 748 миллион сум күләмендә федераль субсидия алган. Әлеге проектларга 142,5 миллион сумны республика бюджетыннан юнәлтәчәкләр, 485 миллион сумны бюджеттан тыш инвестицияләр тәшкил итәчәк. Форум кысаларында Русиянең Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов та Башкортстанның күргәзмә стендында булды. Геннадий Зюганов республиканың пилотсыз авиация өлкәсендәге казанышлары, шул исәптән “БАС-200” очу аппараты белән танышты. Аны “Ростех” Дәүләт корпорациясенең “Вертолёты России” холдингы эшләде. Бу машинаны серияле җитештерү Күмертау предприятиесендә оештырылды.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXVI Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында катнашты. Чарада Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы икътисад торышы һәм ил үсешендәге өстенлекле юнәлешләр турында сөйләде. – Әле бер ел элек кенә без барыбыз да, шул исәптән безнең эшкуарлык даирәләре дә, шактый сагаеп калган идек. Вакыйгалар ничек үсәчәген алдан фаразлау авыр иде. Мондый шартларда бизнеска таяну ноктасын бирү, дәүләт сәясәтенә ышанычны ныгыту, фундаменталь базар институтларының, эшкуарлык ирегенең һәм милекне яклау гарантияләренең какшамаслыгын ассызыклау принципиаль дәрәҗәдә мөһим иде. Без җаваплы, баланслы бюджет һәм акча-кредит сәясәтен саклап калдык. Аларның нәтиҗәле комбинациясе эшсезлекнең минималь күрсәткечләренә, шулай ук түбән инфляция дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирде, ул хәзер Русиядә күп кенә көнбатыш илләрендәгегә караганда түбәнрәк һәм 2,9 процент тәшкил итә. Эшсезлек – 3,3 процент, мондый түбән күрсәткеч безнең тарихта беркайчан да булмаган, – дип асызыклады Владимир Путин. Русия Президенты икътисади һәм социаль сәясәтне гамәлгә ашыруның, шулай ук халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүнең төп принципларын билгеләде.Республика Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә төбәк делегациясенең XXVI Петербург халыкара икътисади форумы мәйданчыгындагы эшенә нәтиҗәләр ясады. – Без планлы рәвештә гамәлгә кертеп барган барлык инструментлар һәм механизмнар нәтиҗәле эшли. Бу үз нәтиҗәсен бирде – Инвестицион мохит торышының милли рейтингында без 5нче урыннан 4нче урынга күтәрелдек. Икътисадка инвестицияләр күләме арта бара. Быел ул 512 миллиард сумга җитте. Болар барысы да – без моңа кадәр кулланган механизмнарның нәтиҗәле булуы турында сөйли. Форумда без бик күп очрашулар, чаралар, презентацияләр үткәрдек һәм мөһим килешүләр төзедек. Беркайда да өзеклек булмады. Барысы да “бишле”гә эшләде, – диде Радий Хәбиров. Форум кысаларында Башкортстан Хөкүмәте, төрле тармак министрлыклары һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашлыгында да күпсанлы килешүләргә кул куелды. Атап әйткәндә, Башкортстан Хөкүмәте “Газпром нефтехим Салават” җәмгыяте белән инвестиция килешүенә кул куйды. Янә дә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм “Амкодор” компаниясенең Директорлар советы рәисе Александр Шакутин авыл хуҗалыгы һәм технологияләр өчен технологик машина төзелеше продукциясен булдыру һәм тикшерү өлкәсендә фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Башкортстан Республикасы һәм “Гео Генезис” җәмгыяте арасында инвестиция проектын гамәлгә ашыру ниятләре турында килешүгә кул куелды. Шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаровның “Red Wings” авиакомпаниясенең генеральный директоры Евгений Солодилин белән эшлекле очрашуы узды. Яклар Уфа-Минск, Уфа-Астана, Уфа-Тегеран, Уфа-Шанхай, Уфа-Владикавказ юнәлешләре буенча очышлар географиясен киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алышты. Форум кысаларында Андрей Назаров һәм ВТБ банкы президенты – идарә рәисе урынбасары Денис Бортников хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Шулай ук, форумда Башкортстан Республикасы “БАС-200” беренче сертификатланган авыр пилотсыз комплексны тәкъдим итте. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Башкортостан” ресторанында “Башкортстан Республикасы мисалында пилотсыз очу аппаратлары өчен кадрлар әзерләү, ихтыяҗны канәгатьләндерү һәм аның белән идарә итү тәҗрибәсе” дигән темага бизнес-иртәнге аш та узды.Ример НАСРЕТДИНОВ.