Делегация составында “Ағыйҙел” журналының баш мөхәррире, язучы һәм драматург Мөнир Кунафин, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев, “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Эдуард Кускарбәков, журналист Сергей Дорофеев һәм “Юлдаш” радиосы журналисты, блогер Венер Фәйзуллин бар. Башкортстан журналистлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәкле әйберләр, шулай ук китаплар, гәзитләр һәм башка посылкалар китерде. Делегация Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов белән очрашты һәм аңа квадрокоптерлар тапшырды.Азат Бадранов журналистларга посылкалар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларның Башкортстан яугирләренә тапшырылачагын белдерде.Вәдүт Исхаков Азат Бадрановка командировка максатлары турында сөйләде. Ул ассызыклавынча, Башкортстан журналистлары гуманитар миссияләрне формалаштыруда даими катнаша һәм сугышчыларның тизрәк җиңүгә ирешүләрен тели. – Бу Башкортстан журналистларының Донбасска беренче, әмма соңгы сәфәре түгелдер, дип ышанам. Бирегә Башк