Кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Премьер-министр Андрей Назаров XXVI Петербург халыкара икътисади форумында тәкъдим ителгән Башкортстан экспозициясенең эчтәлеге анда катнашучы күпләрне гаҗәпләндерде, дип белдерде. Ул билгеләп үтүенчә, Башкортстан стендтан алып, программада катнашуга кадәр барлык юнәлешләрдә лидерларның берсе булган, ә республика стенды, гомум фикер буенча, иң яхшысы, дип танылган. Республика тәкъдим иткән контент төбәк турында стереотиплы күзаллауларны үзгәрткән, форум кунаклары биредә урын алган киберфизика платформасына, пилотсыз аппаратлар модельләренә югары бәя биргән. “ПМЭФ” кырларында Башкортстан гомум бәясе 100 миллиард сумлык 27 килешү төзегән.“Инцидент-менеджмент” һәм “Кире элемтә платформасы” системаларына кергән мөрәҗәгатьләр саны узган атнада 3226дан 2764кә кадәр кимегән. Беренче урында – төзекләндерү белән бәйле сораулар. Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская билгеләп үтүенчә, кешеләр җәмәгать киңлекләре, аерым алганда, башкаланың Нефть химиклары, “Яркий” һәм Стәрлетамакта Киров паркларына бәйле күпсанлы сораулар юллаган. Популярлыгы буенча икенче урында – юллар мәсьәләсе. Өчлекне торак-коммуналь хуҗалык темасы төгәлли. Монда кешеләрне еш кына ресурсларны планлы рәвештә сүндерү графигы һәм су җитмәү борчый. Башкортстан халкы паркларда һәм скверларда яшеллек торышыннан канәгать түгел. Соңгы атнада “Инцидент-менеджмент” системасына әлеге тема буенча 73 мөрәҗәгать кергән. Халыкны урман массивларындагы һәм җәмәгать киңлекләрендәге агачларны юк итүче ефәк күбәләгенең активлыгы да борчый. Бу тема буенча узган җиде көндә сораулар һәм шикаятьләр 51 тапкыр калдырылган, дип хәбәр итте Елена Прочаковская. “Халыкны юл буенда кайбер урыннарда агачларның ялангачланып калуы хафага сала. Алар урманнарның киләчәге турында борчыла”, – дип ассызыклады ул. Белгечләр бәяләвенчә, ефәк күбәләгенең активлыгы якын арада кими башларга тиеш. Корткычтан зыян күргән агачлар кипмәячәк, ә яңадан яфрак чыгарачак, дип ышандыра урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. Башкортстан халкы элеккечә чүп-чар чыгару эшеннән тулысынча канәгать түгел. Андрей Назаров төбәк операторларының эш сыйфатына бәйле мәсьәләләрне быел хәл итү зарурлыгын белдерде. Елена Прочаковская билгеләп үтүенчә, төбәк халкы “Дюртюлимелиоводстрой”ның (Краснокама, Илеш һәм Яңавыл районнары, Нефтекама шәһәре), шулай ук “Спецавтохозяйство” предприятиесенең (Уфага якын районнар) эш сыйфатына зарлана. “Кызганычка каршы, “Дюртюлимелиоводстрой” начар эшли, шуңа күрә алар белән сөйләшүләр алып барачакбыз. Без аларның җитешсезлекләргә юл куюына күз йоммаячакбыз. “Спецавтохозяйство” башкаланы хезмәтләндерә, аңа таләпләр югары. Бернинди дә өзеклекләр булырга тиеш түгел”, – дип ассызыклады Андрей Назаров. Шулай ук, Хөкүмәт Премьер-министры чүп-чар полигоннары төзү буенча программа вакытыннан алда үтәләчәк, дип өстәде. Красный Лучта Башкортстан төзүчеләре быел 57 объектны тергезергә планлаштыра, шуларның 50се – күпфатирлы йортлар. Бу хакта Андрей Назаров хәбәр итте, ул күптән түгел Красный Лучка һәм Мариупольгә сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Билгеләнүенчә, республика Донбасста зур эш алып бара, социаль һәм торак инфраструктурасын тергезә.“Безнең бурыч – анда яшәү өчен нормаль шартлар тудыру, – дип белдерде ул. – Узган ел без Луганск Халык Республикасында 27 юл участогын, күпфатирлы 10 йортны, Петровский һәм Красный Луч мәктәпләрен, 15 социаль объектны, өч балалар уен мәйданчыгын, газ һәм суүткәргечләрен ремонтладык”. Шул ук вакытта Мариупольдә Башкортстан төзүчеләре 26 объектны тергезгән, аларның күбесе күпфатирлы йортлар. Хәзер анда тагын өч йортта, шулай ук шәһәрнең 2нче шәһәр дәваханәсендә эшләр алып барыла. Башкортстан башкаласына 26-28 июньдә узачак Русия һәм Белоруссия төбәкләренең Х форумына 3000 кунак киләчәк, дип көтелә. Аларның 300е – VIP-кунаклар. Форум программасы турында тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде. Форумда катнашуны Русия төбәкләренең 25 губернаторы, Белоруссиядән 7 губернатор, шулай ук Русия һәм Белоруссия Сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре раслады. Ике илнең Хөкүмәт әгъзалары катнашыр, дип көтелә. Русия делегациясен Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, ә Белоруссия ягын Республика советы рәисе Наталья Кочанова җитәкли. Андрей Назаров әлеге мөһим чарага әзерлек югары дәрәҗәдә булырга тиешлеген искәртте.