Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күпкә җиңел һәм арзан булачак

"Газ. Нефть. Технологияләр" 31нче Халыкара газ күргәзмәсе кысаларында предприятие үз стендында ТГУ-НОРД-с тибындагы урам газ термоблогын тәкъдим итте.- Компакт җылылык генерацияләү җайланмалары шәхси йортларны да, социаль һәм җитештерү объектларын да җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Безнең өчен продукциянең тулысынча илнеке булуы мөһим. Мондый тышкы урам казанлыгы газ белән тәэмин итүгә тоташуны күпкә җиңеләйтә һәм арзанлаштыра. Йорт эчендә инде бинаны үзгәртеп корырга һәм төтен чыгаруны урнаштырырга кирәкми. Тышта казан куясың да кулланасың. Минемчә, мондый тәҗрибәне бөтен төбәк буенча таратырга кирәк, - дип аңлатма бирде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.Урам газ термоблогы бинаның тышкы стенасына урнаштырыла. Ул Русиянең киң территориясендә куллану өчен махсус эшләнгән һәм -45 °тан +40 °ка кадәр температурада файдалану өчен билгеләнгән. Уртача мондый казанлык кулланучыга 140 мең сумга төшәчәк. Шул ук вакытта казанлык бинасын үзгәртеп кору чыгымнары инде булмаячак. Системага мобиль кушымта аша идарә итәргә мөмкин, ә авария сигналлары кулланучының телефонына SMS-хәбәрләр рәвешендә килә.- Газ термоблоклары куллануда хәвефсез. Тышкы казаннар оператив рәвештә, минималь килешүләр һәм аз чыгымнар белән йортны газ белән җылытырга мөмкинлек бирә, — диде «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте компаниясенең генеральный директоры - «Газпром газ бүлү Уфа» оешмасы идарәчесе Альберт Локманов.Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 30 майда Хөкүмәттә оператив киңәшмә вакытында муниципалитетлар башлыкларына һәм «Газпром межрегионгаз Уфа» предприятиесенә барлык торак пунктларда тышкы урнаштыру казаннарын кертү механизмын эшләргә кушты.