"Минем контракт 4 айга төзелгән иде, хәрби операция зонасында ярты ел чамасы булдым. 55 яшьтән өлкәннәргә хезмәттән китәргә мөмкин, дигән карар чыкты. Минем комбат: «Батя, әйдә өеңә кайт, – диде. – Яшь егетләр күп. Сугышыр кеше бар», – диде. Хезмәтем өчен рәхмәт әйтте", - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә. "Махсус хәрби операциядәге кушаматым «Маэстро» иде. Ә болай, барысы да мине «Батя» дип йөрттеләр. Ни өчен «Маэстро»? Мин бит тыныч тормышта – музыкант, продюсер, җырчы. Башта мин анда җырлавымны, гитарада уйнавымны яшерергә тырыштым, сөйләп йөрмәдем. Соңыннан карыйм: мине таныганнар, кем икәнемне белеп алганнар. Каяндыр гитара пәйда булды, егетләрдән кемдер уйнарга өйрәтүемне сорады, кемдер гитараны шыңгырдатырга. Шундый вакытлар булды. Анда очраклы гына бармыйлар. Болай гына түгел. Менә мин контрактлыларны күзәтүдән чыгып әйтәм, күбесе шундый... Һәркайсы үзенчә уникум. Кемдер тып-тыныч кына йөри, ә аның зиһене, логика, фикерләре бик көчле икәне ачыклана. Ә кемдер тел бистәсе, кайчан т