Матбугат йортында чәчләренә чал төшкән һәм ап-ак сакаллы, салмак кына атлаган олпат гәүдәле, барлык булмышыннан тынычлык бөркелгән кешене еш очратырга була. Ул һәр редакциядә көтеп алынган кунак. Шулай да, кунак кына микән? Наил Әсхәт улының язмалары әле дә гәзит-журналларда еш басылып тора. Икенчедән, ул журналист һәм җитәкчелек эшен озак еллар берлектә алып барган, иҗат казанында кайнаган шәхес тә! 1994-2010 елларда – “Тамаша” журналының баш мөхәррире, 2000-07 елларда – Башкортстанның Милли әдәбият музееның генеральный директоры, 2014-16 елларда Башкортстанның Язучылар берлеге рәисе булып эшли. Шуңа күрә дә, аның белән сөйләшүдән, аралашудан фәһем, җан азыгы аласың.Кешеләрнең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр. Шулай ук, һәркемнең язмышы үз кулында диючеләр дә бар. Наил Әсхәт улының да язмыш юлы урау-урау, кызыклы, вакыйгаларга бай, башкарган күпсанлы эшләре төрле сукмаклардан бүгенгесенә илтә.Наил Гаетбаев 1948 елның ямьле июнь аенда Баймак шәһәрендә дөньяга килә. Сибайда урта мәктәпне тәмамлагач, ул Магнитогорск тау-металлургия институтына укырга керә. Ә инде аны уңышлы тәмамлагач, инженер-механик һөнәренә ия булган яшь белгечне Себер якларына эшкә җибәрәләр. Наил Кемерово өлкәсендә урнашкан Киселев машиналар төзү заводында эшли башлый. Яшь белгеч хезмәт юлын мастер булып башлый. Бераздан инде аңа участок җитәкчесе вазыйфасын ышанып тапшыралар, аннан соң баш механик булып хезмәт куя.– Себердә эшләгән чорымда мин бик күп гәзит-журналлар укый идем. Менә шул чакта кулга каләм алу теләге туды һәм мин җиң сызганып иҗат итә башладым. Беренче повестем язылып бетүгә аны “Ағыйҙел” журналына җибәрдем. Ул чакта әлеге журналның проза бүлеге җитәкчесе Ногман ага Мусин иде. Ул мин язган әсәрне ошатты. Журналда бастырып чыгарыр дәрәҗәгә җиткерер өчен төзәтергә кирәк урыннарын да әйтте. Бераздан ул икенче эшкә күчте һәм аның урынына Динес Бүләков калды. Ул да шул ук сүзләрне әйтте. Шулай итеп, минем беренче язган повестем остазлар фатыйхасы белән дөнья күрде. Ногман Мусин да, Динес Бүләков та арытаба иҗади яктан үсәр өчен Башкортстанга кайтырга кирәклеген даими әйтеп тордылар. Үзем дә туган якка тартыла идем. Һөнәрем буенча Уфада эш таба алмаячагымны уйлап, Сибайга күченергә булдым. Сибай бакыр-күкерт заводына өлкән механик булып эшкә урнаштым. Аннан соң әлеге заводта өлкән инженер булып ун ел хезмәт куйдым. Эшем дә, эш хакым да яхшы иде. Тик миңа иҗат чире ныклап “йоккан” иде инде. Аннары мин бит Себердән Башкортстанга иҗат итәргә, дип кайткан идем. Җитәкчелек йөген тартып, тулысынча иҗатка бирелеп булмаганлыгын тиз аңладым. Эштән китәргә дип гариза язгач, җитәкчелек миңа озак кына каршы да килде. Ә мин үз сүземдә тордым һәм, Башкортстанның Мишкә районына күченеп, иҗат эшенә чумдым, – ди Наил Әсхәт улы.Бераздан белемле, оештыру сәләте, җитәкчелек тәҗрибәсе булган Наил Әсхәт улын Мәдәният министрлыгына эшкә чакыралар.– Уфада фатир бирәбез, дигәч, кызыктым. Бик күп дигәндә бер ел эшләрмен дип, министрлыкта хезмәт юлымны башладым. Асылда алты ел дәвамында, 1992-98 елларда, Башкортстанның мәдәният министры урынбасары һәм беренче урынбасары вазыйфаларында эшләдем, — ди Наил Әсхәт улы.Наил Гаетбаев Мәдәният министрлыгында эшләгән чорда “Тамаша” һәм “Рампа” журналларын оештыруга, Уфада республика укыту-методик үзәген, Стәрлетамакта – филармония һәм бию театрын, Сибайда — махсус музыка лицеен, “Чулпан” балалар театрын, филармония һәм сәнгать училищесын ачуга, ел саен яшь драматурглар семинарын һәм “Театр язы” фестивален үткәрүгә зур өлеш кертә.Наил Гаетбаев драматург буларак та киң танылу ала. Ул язган пьесалар төрле театрларда, төрле режиссерлар тарафыннан куела һәм аларны тамашачы яратып кабул итә. Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәләштергән “Әстәгафирулла” спектакле 750 тапкыр күрсәтелә! Әйтергә кирәк, Наил Гаетбай язган 50 пьесаның 35е – комедия, һәм аларның һәркайсы тамашачы сөюен яулаган.– Соңгы вакытта кайсы театрга барсаң да, бер үк сүзләрне еш ишетәсең: драматурглар җитешми, яхшы пьесалар язылмый. Әйтергә кирәк, пьеса язу, җиңелдән түгел. Мин моны биш дистәдән артык пьеса авторы буларак та әйтә алам. Җиренә җиткереп, сәхнәдә куелырлык итеп пьеса язу өчен, сәләттән тыш, тырышлык, үҗәтлек, тормыш тәҗрибәсе дә кирәк. Яшь драматурглар белеп, аңлап бетмәгән нечкәлекләрне без “Яшь драматурглар” семинарында аңлатырга тырыша идек. Әйтергә кирәк, ул эш нәтиҗәле булды. Бер-бер артлы яшь драматургларыбызның әсәрләре сәхнәләштерелде. Бүгенге көндә дә пьесалар язылып тора. Тик автор үз эшен режиссерларга күрсәткәч, моны сәхнәдә куярлык түгел, диләр дә, аны борып чыгаралар. Кайсы җирен төзәтергә, нәрсә өстәргә тиешлеген әйтүче, өйрәтүче юк. Шуның өчен дә яшь драматурглар семинары эшен яңадан тергезеп, дәвам итәргә кирәк. Ә шәхсән минем үземә килгәндә, Аллаһка шөкер, иҗат юлымда өйрәтүчеләр дә, юл күрсәтүчеләр дә булды. Шуңа күрә дә, миннән киңәш сорап килүче булса, ул кешегә кулымнан килгәнчә ярдәм итәм.“Наил Әсхәт улы, Сез, пьесалардан тыш, проза әсәрләре дә иҗат итәсез, шигырьләр дә язасыз. Кайсы юнәлеш күңелегезгә аеруча якын?” – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.– Проза жанры якынрак. Әгәр дә чәчмә әсәрне язарга тотынсам, җырласым килә һәм мин нинди дә булса җырны көйли башлыйм. Бу күңел халәтенең торышыннан шулай килеп чыга. Ә менә пьеса язганда, җырлап яза алганым юк. Шигырьләр язуга килгәндә, алар күбрәк җыр текстлары. Пьеса язганда, җыр сүзләре дә кирәк, алар, гадәттә, шул вакытта языла. Кайвакыт, ниндидер вакыйгага карата әйтер сүзем туса, алар шигырь рәвешендә языла.– Башкортстанның 100 еллыгына, Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуга багышлап, “Бабич” романын иҗат иттегез. “Җан” романы да укучыларда зур кызыксыну уятты. Үзегез нинди әсәрләр укырга яратасыз?– Соңгы вакытта документаль әсәрләр укыйм. Әле өстәлемдә “Булгакова Елена Сергеевна көндәлеге” китабы ята. Гәзит-журналлар яздырып укыйм. Кешеләрнең вакытлы басмаларны, китапларны азрак укый башлауларына, туган телне белмәүчеләр саны артуга борчылам. Әлбәттә, заманга япсарырга да буладыр. Тик телне саклау, гәзит-журналлар, китаплар уку гаиләдәге тәрбиядән килә. Минем җанны телгәләгән тагын бер әйбер – ул СССРны юкка чыгарулары. Сибай ягына кайткач, кайчандыр гөрләп эшләгән завод һәм фабрикаларның җимерелүен, авыл йортлары тәрәзләренең аркылы такта белән кадаклап куелуын күргәч, “Ирекнең дә чиге бар” пьесасы язылды. Ул “Нур” театрында сәхнәләштерелде һәм әле дә уңышлы бара.– Наил Әсхәт улы, кешеләр түгәрәк даталарын билгеләгәндә, гадәттә, узган тормышларына борылып карап, тиешле нәтиҗәләр ясый. Сез үткән тормыш юлыгыздан канәгатьме?– 50 яшемне зурлап билгеләгәннән соң, калган юбилейларымны үткәрмәдем. Артык шау-шуны яратмыйм. Ә инде үткән тормышыма килгәндә – артка борылып карап утырганым юк. Узган тормышымнан да, үткән юлымнан да, башкарган эшләремнән дә канәгатьмен. Иҗатым белән дә бәхетлемен. Мин үзем теләгән әсәрләрне иҗат иттем. Бу да бик мөһим. Әйе, иҗат кешене үзенә тартып алып, аны чиреннән арындырып, савыктырырга да сәләтле. Шуңа күрә дә иҗат миңа кадерлерәк.Язмамның башында язмыш юлы турында сүз булган иде. Әйе, һәркемнең язмышы – үз кулындадыр. Шулай булмаса, инженер-механик һөнәренә ия булган Наил Әсхәт улы танылган драматург, шагыйрь, язучы булып китәр идеме икән? Бары тик тырыш, уңган, ныкышмалы, сәләтле кешеләр генә үз юлын үзе сала!Зөһрә ИСЛАМОВА.