Бия һәм дөя сөтеУл бик туклыклы, сыер сөтеннән аермалы буларак, майлылыгы түбән. Ил күләмендәге уртача бәяләрдә бер литр бия сөте 300-400 сум тора. Ул бераз сыеграк һәм аның татлы тәме бар, майлылыгы — 1дән 2 процентка кадәр. Иң сыйфатлы бия сөте елкычылык тармагы үсеш алган Башкортстанда һәм Якутиядә җитештерелә. Русиядә Казахстаннан китерелгән киптерелгән сөт тә очрый. Мондый продуктның бәясе — 4-5 мең сум тирәсе.Дөя сөте җитештерү белән Якын Көнчыгыш илләрендә шөгыльләнәләр. Яңа савылган сөтнең кискен үзенчәлекле исе һәм тозлы тәме бар, майлылыгы якынча — 45 процент. Витаминнарга һәм минералларга бай. Русиягә туңдырылган яки коры килеш китерелә, тәүгесенең бәясе — литры — 3-6 мең сум, киптерелгәне күпкә кыйммәтрәк, 12 мең сум чамасы.Ишәк һәм болан сөтеИшәк сөте бик файдалы санала, бик тиз ачыкканлыкны баса һәм ашказаны эшчәнлегенә ярдәм итә. Косметик процедуралар һәм эчке органнарны дәвалау өчен кулланыла. Татлы тәме һәм майлылыгы түбән процентта, ягъни 1,3-1,6 процент. Русиядә сез