Башкортстан — илдә киндер мәйданнарын елдан-ел арттыра баручы һәм әлеге культураны иң күп игүче төбәкләрнең берсе. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта Русиядә киндернең гомум мәйданы 1,5 мең гектар чамасы тәшкил итсә, шуның 622 гектары безнең республикага, дөресрәге, Бүздәк районының “Авилат” агрокомплексына туры килә.Заманында әлеге культураны үстерүгә илебездә зур игътибар бирелгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1928 елда СССРда киндер 966 мең гектарда үстерелгән. Бу — дөньядагы барлык киндер басулары мәйданының 80 проценты дигән сүз.Кызганычка каршы, 1980 елларда, СССРда наркоманнар артуыннан куркып, киндер плантацияләрен тамырдан корыту бурычы куелган иде. 1987 елда Хөкүмәт карары нигезендә СССРның барлык төбәкләрендә дә киндерне сәнәгать дәрәҗәсендә җитештерү һәм маен сыгу катгый тыелды. 2019 елның июнендә Русиянең Дәүләт думасы илебездә составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне медицина тармагы өчен үстерергә рөхсәт итүче закон проектын хуплады. Алар арасында әфьюнлы мәк һәм киндер дә бар.Соңгы елларда илебездә киндер плантацияләренең мәйданы әкренләп арта баруы күзәтелә. Аграр икътисадта ул үзен ни дәрәҗәдә аклар һәм аны традицион чәчүлек структурасына кертү файда бирерме? Әлеге сорауларга җавап бирү өчен тарихи мәгълүматларга күз ташлыйк.Аграр энциклопедия белешмәләренә караганда, 1890 елларда ук тоташ Европада җитештерелгән киндер сүсенең 40 проценты Русиянең Европа өлешендәге төбәкләренә туры килгән. 1930 елда, әйтик, шушы чыганаклар мәгълүматлары буенча, СССР ел саен уртача 45 мең тонна киндер сүсе җитештергән. Әлеге культурадан сыгып алынган май күләме 6-7 мең тоннадан артып киткән. 1930 елга СССР дөньядагы барлык киндер чәчүлекләренең биштән бер өлешенә ия булган.Бүген хәл ничек, дип сорау куйганда, билгеле, мактанырлык түгел. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, соңгы елларда дөньяда игелгән киндер күләмендә Русия өлеше өч процентка да җитми. Һәм, әйтергә кирәк, әлеге юнәлештә лидерлар исемлеге башында Кытай тора.Ниһаять, илдә киндерне бары тик наркобизнес белән шөгыльләнүчеләр өчен керем чыганагы буларак кабул итү карашы үзгәрде. Киндер хәзерге вакытта медицина тармагында гына түгел, ә туклану продуктлары җитештерүдә дә, җиңел сәнәгатьтә дә көннән-көн киңрәк кулланылыш таба башлады. Шунысы да игътибарга лаек: Русиянең бөтендөнья базарында мөһим уенчы буларак үз мөмкинлекләрен киңрәк чагылдыруы глобаль сәүдә мәйданчыгында киндергә ихтыяҗның зур булуын да күрсәтте.Башкортстан – илебездә киндер үстерүне фәнни нигездә тергезүче төбәк булып тора. Русиядә игелгән әлеге культураның яртысына якыны безнең республикага туры килүе дә шуңа ачык дәлил. Киндер игү тарихына күз салсак, совет чорында Башкортстанда әлеге культура чималын эшкәртү белән шөгыльләнүче берничә завод булуы мәгълүм. Кызганычка каршы, СССР таркалгач, әлеге предприятиеләр дә таралды. Ихтимал, аны куллануның законсыз дип игълан ителүе дә керемле тармакның юкка чыгуына йогынты ясагандыр.2020 елны республикада киндернең “икенче туу елы” дип кабул итәргә кирәктер. Нәкъ шушы елда Башкорт дәүләт аграр университетының уку-тәҗрибә басуларында “Башкортстан шартларына яраклашкан авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе һәм аларны эшкәртү технологияләре” дигән тема кысаларында киндер чәчү мөмкинлеге буенча тәҗрибә үткәрелгән иде. Шул елның язында республикада беренче тапкыр Куергазы районында 20 гектар мәйданда техник киндернең “Омегадар 1” элита сорты чәчелде.Билгеле, басучылыктагы онытылган бу юнәлеш әлегә республика хуҗалыклары өчен ятрак һәм шиклерәк бизнес кебегрәк кабул ителә. Хәтта, киндер игү үзен аклармы, дип уйланучылар да бармак белән генә санарлыктыр. Экспертлар фикеренчә, Русия климаты, башка авыл хуҗалыгы культуралары белән чагыштырганда, киндер үстерү өчен күбрәк уңайлы икән. Аннары, Русия империясе чорында ил бюджеты керемен тулыландыруда киндер җитештерү икенче урында торган, табыш, нигездә, экспорт исәбенә үскән.Белешмә. Техник киндер чималыннан 25 меңнән артык төрдәге эшләнмәләр җитештерергә мөмкин. Нигездә, агачтан, мамыктан һәм нефть эшкәртүдән алынган продуктның барысын да киндердән алып була.Киндер үстерүнең республикада ни дәрәҗәдә табышлы булуын Бүздәк районының “Авилат” агрокомплексы башлыгы Шафоат Хәбибрахмановадан да яхшырак аңлаган җитәкче юктыр, мөгаен. Техник киндер культурасын биредә өченче ел чәчәләр.– Составында әфьюн булган культура үстерү куркытмыймы? Гомумән, аның кереме бармы? – дип кызыксынам.– Бездә игелгәненең наркотик матдәләре юк, – ди, гаҗәпләнүемне күреп, предприятие җитәкчесе. – Русиядә чәчәргә рөхсәт ителгән берничә сорт тәкъдим ителә. Бездәгесе һич тә наркоманнарны ымсындыра торган түгел. Гомумән, аларның коры яфрак массасында һәм үсемлек чәчәгенең өске өлешендә наркотик матдә микъдаре 0,1 проценттан да артмый. Илебездә чәчелгән техник киндер Һиндстандагы “кардәшләре”ннән ерак тора. Әйткәндәй, киндер игүчеләр эшчәнлеге махсус органнарның да даими күзәтүе астында тора. Шулай булгач, бөтен технология закон кысаларында билгеләнгән таләпләргә ярашлы башкарыла.Кеременә килгәндә, беренче ел уңышы, нигездә, экспортка озатылды. Үсемлек дистәләрчә төрдәге продукция чималы буларак файдаланыла. Канат хәзерләү өчен сүс, җылыту материалы, протеинга бай көнбагыш, спортчылар һәм сәламәтләндерү максатлары өчен махсус туклану продуктлары – һәммәсе өчен дә сыйфатлы чимал булып тора ул.Техник киндер үстерүнең үз остасы, ягъни, җаваплы кешесе дә бар. Плантациядәге уңыш язмышы хуҗалыкның баш инженеры Никита Прохоровның эшне фәнни нигездә алып барып, яңа культураны үстерү технологияләрен төгәл үтәвенә бәйле.– Ихтимал, безнең башлангычны якын елларда республиканың башка хуҗалыклары да “эләктереп” алыр. Без тәҗрибә уртаклашырга һәрвакыт әзер – ди баш инженер. – Ни өчен дигәндә, киндер чималына сорау зур. Ишетеп белүемчә, Европаның сәүдә нокталарында киндер чималыннан эшләнгән шампунь, гель, төрле кремнар сатыла. Чит илләрдә киндер тукымасыннан тегелгән өс киемнәре модада. Якын елларда сәүдәдә безнең өлеш тә өстәлер, дип ышанабыз.Аграр комплекста техник киндер культурасына 600 гектардан күбрәк урын бирелүе югары максатлар куеп эшләүче җитәкче өчен күп түгел. Шафоат Хәбибрахманова сүзләренә караганда, киләчәктә мондый мәйданнарны өч мең гектарга кадәр җиткерү бурычы тора. Билгеле, табышлы чималны урында тирәнтен эшкәртү турында да уйлыйлар.– Европа илләрендә техник киндер сәнәгать культурасы буларак кабул ителә. Дөнья базарындагы хәлләрне даими күзәтеп барырга тырышам. Әлегә чимал белән генә эш итәбез. Русия төбәкләреннән тыш, моңа кадәр безнең продукция Казахстанга, Польшага һәм Белоруссиягә озатыла иде. Безнең табигать шартларында ул бик яхшы үсә. Беренче елны аны 300 гектарда иккән идек. Уңдырышлы елда һәр гектардан уртача уңышы 6-6,5 центнер тәшкил итте. Хәзер бу күрсәткечне 10 центнерга җиткерү максатын куйдык. Әлбәттә, киндер үстерүнең үз технологиясе, серләре дә бар. Өч ел дәвамында без яңа культураның “холкын” яхшы өйрәндек. Уңышның яхшы булачагына өметләнәбез, – ди предприятие җитәкчесе.* * *Онытылган тармакны тергезү перспективалары бармы? Республикада техник киндер үстерү мөмкинлекләре нәрсәдән гыйбарәт? Әлеге сорау белән без Башкорт дәүләт аграр университетының Туфракны өйрәнү, агрохимия һәм төгәл җир эшләре кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Дамир Исламгуловка мөрәҗәгать иттек.– Киндер Башкортстан өчен ят культура түгел. Элек-электән ул Урал төбәгендә яхшы үскән. Урындагы халыкның яшәешендә дә аның әһәмияте зур булган. Киндер киендергән дә, тукландырган да.Киндернең авыл хуҗалыгы җитештерүенә яңадан кайтуы зур яңалык булса да, көтелмәгән хәл түгел. Алга киткән илләрдә әлеге тармак нәтиҗәле үсешә. Киндер үстерүчеләр дөнья базарында яхшы табыш ала. Әгәр, дәүләтнең уңай карашы шул рәвешле дәвам итсә, ышанам, сәүдә базарында Кытай белән ярышыр вакытлар да озак көттермәс.Аграр университет галимнәре бу юнәлештә җитди тикшеренү эшләре алып бара һәм алар яхшы нәтиҗә бирә. Аграр технологияләр һәм урман хуҗалыгы факультеты галимнәре белән берлектә безнең төбәк шартларында орлыкка һәм сүс җитештерү өчен киндер үстерү, аны эшкәртү технологияләрен эшләү белән шөгыльләнәбез. Әйткәндәй, бу эшкә аграр университет галимнәре Русия Хөкүмәтенең карары игълан ителү белән үк тотынды.Билгеле, киндерне ашлык кебек сатып булмый. Аның үз сатып алучылары бар. Киндер базары күптән формалашкан. Шуңа күрә, әлегә аны дөнья базарына чыгу максаты белән үстерү авыррак. Минемчә, республика җитәкчелегенең соңгы елларда чит илләр белән хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендәге эшчәнлеге, яңа бәйләнеш-мөнәсәбәтләр урнаштыруы безнең “киндерче”ләргә дә зур базарга чыгарга ярдәм итәр. Аннары, чит ил базарларына чыгу өчен бөтендөнья сәүдә стандартларына туры килүче чимал, продукция җитештерергә өйрәнергә кирәк. Шунысы куанычлы: бүген Башкортстан үз продукциясен дистәләрчә илгә экспортлый. Сәүдә юлы ачыла. Димәк, киндер эшләнмәләренә дә сорау үсәчәк.Белешмә. Киндернең файдасы орлыгында гына түгел. Аның сабагын җепселгә калганчы эшкәрткәннән соң, талкыш (костра) барлыкка килә. Киндер сабагының 70 проценты чамасы шушы матдәдән тора. Әлеге чимал өстәмә эшкәртелгәннән соң, ул кәгазь, пластмасса, җылылык саклаучы һәм башка материаллар җитештерү өчен әзер чимал булып тора.Шуңа да республикада киндер мае һәм сүсе җитештерүче заводлар төзүне озакка сузмаска кирәк, дип саныйм. Әлеге мәсьәләне тизрәк хәл итү киндер үстерүчеләргә дә зур этәргеч бирәчәк. Ассызыклап шуны да әйтергә телим: Башкорт дәүләт аграр университеты галимнәре үзебезнең республикада игү өчен яңа сортлар булдыру өстендә нәтиҗәле эш алып бара.Олег Төхвәтуллин.Бүздәк районы.