Безгә кирәк булыр:Сөякле сарык ите — 700 грамм;Бәрәңге — 4;Кишер — 2;Болгар борычы — 2;Баклажан — 1;Кәбестә — 100 грамм;Помидор — 2;Сарымсак — 1 баш;Суган — 3;Тәмләткечләр (зира, кориандр һәм башкалар);Үсемлек мае — 2 кашык;Яшел аш тәмләткечләр. Казан төбенә үсемлек мае салабыз һәм эре кисәкләп туралган итне урнаштырабыз. Ит өстенә тоз, тәмләткечләр сибәбез.Икенче катлам — түгәрәкләп туралган кишер.Өченче катлам — суган. Шуннан соң эре итеп туралган яшел аш тәмләткечләр салабыз. Һәр катламга тоз һәм тәмләткечләр сибеп барабыз.Хәзер инде эре итеп түгәрәкләп туралган баклажан кисәкләре тезәбез.Чираттагы катламнар — болгар борычы, янә суган, помидор һәм тагын яшел аш тәмләткечләр. Шуннан соң шулай ук эре итеп түгәрәкләп туралган бәрәңгене һәм сарымсак тырнаклары салабыз.Иң соңгы катлам — кәбестә. Аны эре-эре өлешләр белән салырга кирәк. Кәбестә барлык яшелчәләрне каплап, пар чыгуны тоткарлап торырга тиеш.Казанны тыгыз итеп ябып, өстен юеш тастымал белән бәйләп тә куярга киңәш ителә. Кайна