Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Физикадан — 100 балл!

Бүген сезне республикада БДИны югары балларга тапшыручы тагын бер укучыбыз белән таныштырабыз. Мәчетле районының Олы Устьикин башкорт гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Камил Солтанов имтиханнарда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Фотода ул әнисе Эльвира Галимҗан кызы белән. Камил физика буенча БДИны 100 баллга тапшырган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллин хәбәр итә. Ул яшь якташын һәм аның остазларын зур уңышлары белән котлаган. Камил Солтанов мәҗбүри фәннәр буенча да югары баллар җыйган. Ул урыс теленнән – 93 балл, профильле дәрәҗәдәге математикадан 90 балл алган. Фото: bashinform.ru