Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстанда юлларны ремонтлау кайчан төгәлләнәчәк?

Мондый йөкләмәнең сәбәбе - республиканың барлык районнарында да бу эшләрнең график буенча гына алып барылмавы.Әйтик, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары карамагындагы 9 794 километр урындагы әһәмияттәге юлларның 8 769 километры яисә 90 проценты инспекцияләнгән.Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр иткәнчә, күпчелек муниципалитетларда тикшерү эшләре тәмамланган. Алар «яшел зона»да - сигез шәһәр һәм 35 муниципаль район.“Сары зона"да - 18 муниципалитет: 1 шәһәр округы һәм 17 муниципаль район. Бу муниципалитетларда эшләр 38дән 88 процентка кадәр башкарылган. "Кызыл зона"да - Борай һәм Куергазы районнары, аларда эшләр 22 проценттан артмый.“Яшел зонада” республиканың биш шәһәре һәм 16 районы гына бар.“Дәүләкән һәм Илеш районнарында дефектларны ачыклау һәм санлаштыру буенча юллар инспекциясе дәвам итә. Шуңа күрә чокырларны бетерү эшләре тәмамланмаган дип саныйбыз, - дип ассызыклады Башкортстанның Транспорт министрлыгы башлыгы. - Дефектларны бетерү буенча "сары зона"да ике шәһәр округы һәм 21 район бар - үтәлеш 30дан 90 процентка кадәр тәшкил итә. "Кызыл зона"да - ике шәһәр округы һәм 17 муниципаль район - чокырлар ремонты эшләрен үтәү биредә 0дән 30 процентка кадәр үзгәреп тора. Борай районында юлларны инспекцияләү һәм чокырлыкны бетерү эшләренең түбән темпы күзәтелә”.Исегезгә төшерәбез, юлларны тикшерү эшләрен 15 майга кадәр төгәлләргә кирәк иде. 15 июньгә кадәр язын табылган дефектларны бетерүне төгәлләү таләп ителә иде.Фото: bashinform.ru