Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бердәмлектә – көч!

Дошманның утлы һөҗүменә карамастан, солдатларның хәрби рухы сынмый, ә штурм авиациясе һәм артиллерия ярдәме белән алар үз позицияләрен яхшырта. Бу хакта махсус хәрби операция зонасыннан хәбәрче Азат Садриев сөйли.Ул чираттагы тапкыр мобилизацияләнгән егетләр позициясенә барган. Бу полкта 2500дән артык кеше хезмәт итә, аларның күбесе безнең республикада туып-үскән кешеләр. Якташлары белән очрашуга Башкортстан батальоннарының рухи остазлары да килә. Виктор атакай һәм Хәмзә хәзрәтнең бу инде әлеге подразделениегә өченче тапкыр килүе. Төп бурыч – егетләргә рухи яктан ярдәм.– Хәрби-кыр имамы сумкасында мин егетләргә тапшырырга теләгән барлык кирәкле әйберләр бар. Бу әйберләрне безнең Башкортстан халкы җибәрә. Аларга бик зур рәхмәт, – ди Хәмзә хәзрәт.– Аллаһка ышану безнең өчен бар нәрсәдән дә өстен. Аңа ышанып, барыбыз да исән һәм сау-сәламәт килеш, гаиләләргә кайтырбыз дип өметләнәбез, – ди “Морпех” позывнойлы солдат.Азат Садриев сүзләренә караганда, дошманның иң якын позицияләре бу позицияләрдән 15 чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә биредә ике яклап та артиллерия атып тора.Шул ук көнне Азат Садриев руханилар белән бергә разведчиклар белән дә очрашкан. Хәлнең киеренкелегенә һәм дошманның контрһөҗүменә карамастан, разведчиктар Русия Кораллы Көчләренең уңышына ышаналар.– 1945 елда безнең бабаларыбыз фашизмга каршы сугышкан, бу сугышта җиңгән, аларны тар-мар иткән. Һәм хәзер бу неонацизм яңадан барлыкка килде. Һәм моның өчен без монда. Минем бабаларым җиңде һәм без дә җиңәчәкбез, – ди "Аю" позывнойлы сугышчы.