Җырчы Әнвәр Нургалиевның аккаунтына язылучылар Диана Сәфәрованың кызының сәламәтлеге өчен борчыла. Алар җырчының шәхси битендә кызга игътибарлырак булырга үтенә. Язылучылар фикеренчә, кыз үзенә бик нык бикләнгән. Артист исә һәлак булган блогерның балаларының ничек яшәве турында сөйләвен дәвам итеп, аларның күңелен ачарга тырыша.“Айшәнең йөзенә барысы да язылган. Күз карашы тонып калган. Ул әнисен бик нык сагына”, “Сезгә һәм хатыныгызга Диананың балаларына ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт!”, “Кызга үз-үзенә бикләнергә ярамый. Әнине югалтуның нәрсә икәнен беләм”, “Айшә хәзер бик зур кайгыртуга, назга мохтаҗ”. "Бәлки, хәзер аның белән әнисе турында ешрак сөйләшергә кирәктер”, – дип язып калдырганнар җырчының сәхифәсендә.Әнвәр Нургалиев аларга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйткән. Ул, изгелек җирдә ятмый, дигән фикердә. Блогерның игезәк уллары әниләренең һәлак булуы турында белми. Алар әниләрен сагынулары һәм аның кайтуын зарыгып көтүләре турында сөйли. Әтиләре дә сабыйларның язмышын җиңеләйтүгә үзеннән өлеш кертергә тырыша, дип яза "Ватаным Татарстан".