Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Владимир Путин Петербург икътисади форумында чыгыш ясады

Дәүләт башлыгы икътисадтагы һәм ил үсешенең перспектив юнәлешләрендәге агымдагы вәзгыять турында сөйләде. - Әле бер ел элек кенә дә без барыбыз да, шул исәптән безнең эшкуарлык даирәләре дә, шактый сагаеп калган идек. Дөресен генә әйткәндә, вакыйгалар ничек үсәчәген бик азлар гына алдан фаразлады. Мондый шартларда бизнеска таяну ноктасын бирү, уздырыла торган сәясәткә ышанычны ныгыту, фундаменталь базар институтларының, эшкуарлык ирегенең һәм милекне яклау гарантияләренең какшамаслыгын ассызыклау принципиаль мөһим иде. Без җаваплы, баланслы бюджет һәм акча-кредит сәясәтен саклап калдык. Аларның нәтиҗәле комбинациясе эшсезлекнең минималь күрсәткечләренә, шулай ук инфляциягә чыгарга мөмкинлек бирде, ул хәзер Русиядә күп кенә көнбатыш илләрендәгегә караганда түбәнрәк: еврозонада да, башка төбәкләрдә дә, һәм тарихи минимумга якын: 2,9 процент тәшкил итә. Эшсезлек - 3,3 процент, мондый түбән күрсәткеч әле безнең тарихта беркайчан да булмаган, - дип билгеләде Владимир Путин. Русия Президенты

Дәүләт башлыгы икътисадтагы һәм ил үсешенең перспектив юнәлешләрендәге агымдагы вәзгыять турында сөйләде. - Әле бер ел элек кенә дә без барыбыз да, шул исәптән безнең эшкуарлык даирәләре дә, шактый сагаеп калган идек. Дөресен генә әйткәндә, вакыйгалар ничек үсәчәген бик азлар гына алдан фаразлады. Мондый шартларда бизнеска таяну ноктасын бирү, уздырыла торган сәясәткә ышанычны ныгыту, фундаменталь базар институтларының, эшкуарлык ирегенең һәм милекне яклау гарантияләренең какшамаслыгын ассызыклау принципиаль мөһим иде. Без җаваплы, баланслы бюджет һәм акча-кредит сәясәтен саклап калдык. Аларның нәтиҗәле комбинациясе эшсезлекнең минималь күрсәткечләренә, шулай ук инфляциягә чыгарга мөмкинлек бирде, ул хәзер Русиядә күп кенә көнбатыш илләрендәгегә караганда түбәнрәк: еврозонада да, башка төбәкләрдә дә, һәм тарихи минимумга якын: 2,9 процент тәшкил итә. Эшсезлек - 3,3 процент, мондый түбән күрсәткеч әле безнең тарихта беркайчан да булмаган, - дип билгеләде Владимир Путин. Русия Президенты икътисади һәм социаль сәясәтне гамәлгә ашыруның, шулай ук халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүнең төп принципларын билгеләде. Фото: glavarb.ru