Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында юл буе сервисының төбәк үсешенең перспектив һәм инвестицион җәлеп итүчән юнәлешләренең берсе булуын ассызыклап үтте. Башкортстанда юл буе сервисын үстерү концепциясе 2024 елга кадәр гамәлдә. Аның төп юнәлешләре - тармак инвесторларына ярдәм итү. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко концепцияне булдыру кысаларында нәтиҗәле идарә итү моделен формалаштырырга һәм аны бөтен илгә масштаблаштырырга кирәклеген белдерде. Мисал итеп вице-премьер Башкортстанның уңай тәҗрибәсен китерде. - Башкортстанда автомобиль юллары челтәре зур үсеш алган, шуңа күрә юл буе сервисы системасы безнең өчен зур әһәмияткә ия. Бу юнәлешкә ярдәм итү һәм аны үстерү программасы аерым тәртиптә сатулашуларсыз җир кишәрлекләре бүлеп бирүне күздә тота. Инвесторларны җәлеп итә торган икенче нәрсә - инженер һәм транспорт инфраструктурасын булдыруга чыгымнарны 30 миллион сумга кадәр каплау. Бу бизнес өчен әһәмиятле ярдәм, чөнки юл буе сервисы объектларының уртача