Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Законнарны үзгәртүгә, бу өлкәне җайга салуга бик сак карарга кирәк..."

Хөкүмәт Премьер-министры билгеләп үткәнчә, статистика буенча, эш башлаган эшкуарларның 90 проценты бу өлкәдән якынча бер елдан китә, һәм бары тик 5-8 проценты гына эшен дәвам итә һәм уңышларга ирешә.- Законнарны үзгәртүгә, бу өлкәне җайга салуга бик сак карарга кирәк. Чөнки кешеләр, эше файдалы, уңайлы һәм хәвефсез булса, бизнес белән шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү билгеле бер әзерлек таләп итә, – дип ассызыклады Андрей Назаров.Премьер-министр билгеләп үткәнчә, «Университет 3.0» концепциясе комплекслы эшкуарлык экосистемасын формалаштыруны күздә тота һәм нәкъ эшкуарлык өлкәсен өйрәнергә теләүчеләр өчен булдырылган. Монда студент яшьләрнең бизнес-күнекмәләре бик мөһим.- Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге, Уфа фән һәм технологияләр университеты булдырылган. Моннан тыш, югары уку йортлары арасында студентлар кампусы төзелә.Югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусын уйлап чыгарганда, без аны яңа уку форматы экосистемасы, чит ил һәм Русиянең иң яхшы практикалары нигезендә лабораторияләр белән фәнни-тикшеренү коллаборацияләре буларак позицияләдек. Бу проектка инвестицияләр күләме 25 млрд сумга якын тәшкил итә. Фәнни үзәк студентларны, галимнәрне һәм фәнни эшләнмәләргә заказ бирүчеләрне берләштерергә тиеш, - дип төгәлләде ул.Фото: Башкортстан Хөкүмәте