Әлеге проектка инвестицияләр күләме 1,1 миллиард сум тәшкил итәчәк. Документка Премьер-министр Андрей Назаров һәм «Стериум» җәмгыяте директорлар советы рәисе Александр Подсекин кул куйды. Имзалау Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2023) мәйданчыгында узды. - Хәзерге вакытта Башкортстанда мондый производстволар юк. Яңа проектны гамәлгә ашыру республиканы һәм башка Русия төбәкләрен әлеге юнәлеш өчен җиһаз белән тәэмин итүдә мөһим адым булачак, - дип билгеләде Андрей Назаров. - Яңа производствоны ачу Башкортстан бюджетына салым кертемнәре дә, шулай ук яңа эш урыннары да. Үз чиратында республика Хөкүмәте инвестор хокукына ия булган ярдәмне күрсәтәчәк. Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов билгеләп үткәнчә, «Алга» махсус икътисади зонасы инвесторларга кайбер өстенлекләр аркасында кызыклы: файдалы логистик урнашу, инфраструктура, шулай ук МИЗ резидентларына бирелә торган салым һәм таможня преференцияләре.«Стериум» җәмгыяте компанияләре төркеменә керүче «Стериум Сервис» җәзмгыяте компаниясе тарафыннан Башкортостан территориясендә Иглин районында медицина калдыкларын үзәкләштерелгән зарарсызландыру предприятиесен төзү буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла инде. Хәзерге вакытта объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, ә предприятиене эшләтеп җибәрү 2023 елның июнь ахырына планлаштырылган.