Хөрмәтле дуслар! Без "Кызыл таң" сайтында һәм аның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркемендә бәләкәй генә бәйге үткәрергә булдык. Җиңүченең кесә телефоны номерына 200 сум акча җибәрәчәкбез. Моның өчен сезгә түбәндәге табышмакларга дөрес җавап бирергә кирәк булачак. Җавапны "ВКонтакте"дагы "Кызыл таң" төркеменең конкурс посты астында язып калдырырга кирәк. ( https://vk.com/kiziltan102?w=wall-32350601_127977 )Искәрмә: берничә кеше җавапны дөрес язса, җиңүчене редакция коллегиясе билгеләячәк.Табышмаклар:1). Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак,Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәкНәрсә бар дөньяда?2) Бер байлык бар − янмый,Карак та урлый алмый,Төшеп тә югалмый.3) Гәүдәсе бар − җаны юк,Үзе эшләпә кигән − башы юк.