Һәр авылны чәмләнеп дөнья көтүче, матур итеп йорт-кура тергезүче, бакчасында мул итеп бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерүче тырыш, уңган гаиләләр бизи. Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы яшь гаилә яшәсә, ә ихатасы сабыйлар тавышыннан гөрләп торса, авылның яме тагын да арта. Альбина һәм Алмаз Рәхмәтуллиннар – бүген Балтач районындагы Сәйтәк авылының ямен арттыручы гына түгел, аның киләчәген дә кайгыртучы күпбалалы гаиләләрнең берсе. Туган якларында төпләнеп калган яшьләр ике ел элек сатып алган йортта өч бала тәрбияли.Әле кайчан гына Танып буенда яшьләр җыелган җәйге матур кичтә Алмаз беренче тапкыр Альбинаны күреп калган иде. Бер күрүдә үк гашыйк була егет сөйкемле сипкелләре үзенә тартып торган ягымлы карашлы, зифа буйлы кызга. Бәлки шуңадыр да, озак уйлап тормый ул, икенче көнне Альбинаны озата барганда кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Себердән ялга кайткан Алмазның җиңел машинасында утырган кызның да йөрәгендә мәхәббәт очкыннары кабынган була инде. Балтач районының Чурапан авылын