Сишәмбе көнне Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе үтте. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкләрнең санлы трансформациясе рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Республика Русия Федерациясенең иң яхшы ун төбәге исемлегенә кергән.Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин билгеләп үтүенчә, рейтинг күрсәткечләре үзгәрә, яңа критерийлар барлыкка килә, әмма ел ахырына республика яхшы позициядә булачак.Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Альберт Кәримовның әнисе Ирина Кәримовага “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеме биреләчәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә республика Башлыгы хәбәр итте. Ул билгеләп үтүенчә, Ирина Кәримова Тирләндә математика укытучысы булып эшли. Ул җиде бала тәрбияли, шуларның өчесе — ВДВ спецназының кадр офицерлары. “Без барыбыз да сезнең алда баш иябез. Зур гаиләгезгә, улларыгызга сәлам. Альбертны без һәрвакыт истә тотачакбыз, аның турында истәлек мәңгегә сакланачак”, — диде Радий Хәбиров видеоэлемтә аша бәйләнешкә чыккан анага. “Үз исемемнән, балаларым исеменнән хәстәрлек өчен республика Башлыгына, шулай ук Белорет районы башлыгы Андрей Иванютага һәм Тирлән җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Улым Альберт: “Без җиңәчәкбез!” – диде һәм без моңа ышанабыз”, – диде Ирина Кәримова. Башкортстанда 5-12 июньдә 202 техноген янгын чыккан, аларда 22 кеше коткарылган, дүрт кеше һәлак булган. Әлеге статистиканы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров китерде. “9 июньдә Уфаның Кече Силикат урамында урнашкан хәвефле җитештерү объектында янгынны сүндерүгә 125 кеше һәм 34 берәмлек техника, шул исәптән янгын сүндерү поезды һәм катеры җәлеп ителде, — дип хәбәр итте Фәрит Гомәров. — Ут казасын сүндергәндә күрсәткән батырлыклары өчен иң яхшы өч янгын сүндерүчене генерал Шәйморатов медале белән бүләкләү мәсьәләсен карауны сорыйбыз”. Республика җитәкчесе бу тәкъдимне хуплады. Республика халкы тарафыннан “Яңа заман өчен көчле идеяләр” форумына 2 меңнән артык башлангыч һәм проект тапшырылган. Анда 2,7 меңнән артык кеше катнаша. Шул рәвешле, Башкортстан Русиядә тәкъдим ителгән идеяләр саны буенча — беренче һәм катнашучылар саны буенча икенче булды. Бу хакта беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов хәбәр итте. Киңәшмәдә район башлыклары адресына тәнкыйть сүзләре дә яңгырады. Аерым алганда, Республика Башлыгы муниципалитетның визит карточкасы булган керү стелаларының торышы һәр урында да тиешле тәртиптә булмавын ассызыклады. “Бу — муниципалитетлар эше! Менә халык санын алу вакытында Бәләбәй районының Приют авылына яңа стела урнаштырдык. Ә бүген ул шундый аяныч хәлдә”, — диде Радий Хәбиров. Хөкүмәт вице-премьеры Алан Марзаев хәбәр итүенчә, республика районнары чикләрендә 252 стела урнашкан. Шуларның 226сы муниципаль берәмлекләр көче белән тиешле тәртипкә китерелгән. Тугыз муниципаль районда 15 стеланы алыштыру таләп ителә. Эшләрнең якынча бәясе — 500 меңнән 3 миллион сумга кадәр. Башкортстан Башлыгы сентябрь уртасына кадәр бу проблеманы хәл итәргә кушты. Республикада язгы өмәләрдә ярты миллионга якын кеше катнашкан, алар 8,3 мең тонна чүп-чар җыйган. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Юрий Палтусов белдерде. Язгы өмәләр апрельдә кар эри башлау белән башлана һәм майда тәмамлана. Территорияләрне җыештыруда актив рәвештә укучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре һәм битараф булмаган гражданнар катнаша. Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында чисталыкны саклау өчен көн саен 1075 берәмлек төрле техника җәлеп ителә һәм 3060 урам себерүче эшкә чыга.