Уфада яшәүче ханым социаль челтәрләрдә Б. Домашников урамындагы 4нче инфекцион дәваханә янындагы тротуарны тәртипкә китерүне сораган. Бу хәбәрне 16 майда Башкортстанга идарә итү үзәге мәгълүмат системасы терки. Совет районы хакимияте хезмәткәрләре мөрәҗәгатьне контрольгә ала. 2 июньдә коммунальчылар тротуарны ремонтлап, башкарылган эшләре турында отчет биргән.“Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасына Уфаның Лесотехникум урамында полиция бүлеге янында бордюрларның биеклеге һәм коляскалар өчен төшү урыны булмауга зарланган мөрәҗәгать килгән. Октябрь районының коммуналь хезмәткәрләре проблеманы тиз арада хәл иткән. Уфа районының Мөдәрис авылындагы Дубки урамында мәктәп автобусы тукталышын ремонтлау үтенечен урындагы хатын-кыз социаль челтәрләрдә мартта ук калдырган. Хатын павильонны ныгытуны, эскәмия һәм чүп савыты урнаштыруны сораган. Район хакимияте бу мәсьәләне хәл итәргә алына. Белгечләр конструкцияне тикшергән һәм, ул куркыныч тудырмый, дигән нәтиҗәгә