Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Халкына җаны кушылган

“...Халкына җаны кушылган,Дошманнан илен курчыган,Иярләп атка атланган,Ажгырып яуга ташланган –Илнең батыры шул булыр,Илнең күрке шул булыр...”Батыр, чәчән, курайчы, башкорт халкының сөекле улы Салават Юлаевның бу шигъри юллары бүген бигрәк тә көн кадагына суга. “Салават Юлаев” исемендәге батальонда аның варислары алыша, фидакарьләргә – аның исемендәге дәүләт премиясе, орден, медаль тапшырыла, “Салават Юлаев” хоккей командасы егетләре дә җиңү яулауга еш кына “ажгырып ташлана”... Республикада һәр тарафта яңгырый аның исеме – Салават, Салават, Салават... Милли батырның тууына быел 269 ел була. Әйдәгез, аның тормыш баскычлары буйлап узыйк.Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы Уфа провинциясе Себер юлы Шайтан-Көзәй волостеның (хәзерге Башкорт­станның Салават районы) Тәкәй авылында туган.Әтисе Юлай Азналин 1765 елда Шайтан-Көзәй волосте старшинасы итеп тәгаенләнә һәм үзенең гаделлеге белән башкорт халкы арасында хөрмәт яулый. Әтисе улы Салаватка яхшы белем һәм тәрбия бирә. Салават Юлаевның әнисе турында документаль мәгълүматлар сакланмаган, ә фольклор чыганакларында аның белемле хатын булуы әйтелә һәм, кайбер материаллар буенча, аның исеме Атнабикә булган. Көчле, кыю, курку белмәс 14 яшьлек үсмернең аю белән алышып, гади пычак ярдәмендә җиңеп чыга алуын риваятьләр һәм халык җырлары бәян итә. Ул яшьтәшләре арасында әйдәүче башлык буларак билгеле. Тартып алынган Көзәй ыруы җирендә урнашкан Сим заводын беренче тапкыр яшьтәшләре белән үсмер чагында туздыра һәм яндыра. Салават Юлаев Коръәнне һәм шәригатьне яхшы белгән. Батыр җырчы-чәчән һәм курайчы да булган. 1771-73 елларда Юлай Азналин Польша конфедерантларына каршы сугышта катнаша һәм күрсәткән батырлыклары өчен кече хәрби әләм белән бүләкләнә. Әтисе хәрби походларда булган чакта старшина вазыйфасын Салават Юлаев башкара. 1773 елның 17 сентябрендә императрица Екатерина IIгә каршы Ырынбур губернасында Крестьяннар сугышы кабына. Ихтилалны, “Петр III” исемен кулланып, казак атаманы Емельян Пугачев җитәкли. 1773 елның 10 ноябрендә ихтилалчыларга Салават Юлаев җитәкчелегендә бер төркем башкорт яугирләре килеп кушыла. Салават Юлаев ноябрь-декабрь айларында Ырынбур кальгәсе янында һәм Ырынбур чик сызыгында алышларда, шул исәптән Ильин кальгәсен алуда катнаша һәм яралана. Ырынбур кальгәсе тирәсендәге сугышларда күрсәткән каһарманлыгы һәм осталыгы өчен Салаватка “Петр III” исеменнән полковник дәрәҗәсе бирелә. Әлбәттә, даими хәрби әзерлек үткән гаскәрләргә каршы сугыш алып бару җиңел булмый. 1 ел 15 көн дәвам иткән сугыш юлында Салават Юлаев 28 хәрби алышта катнаша. 20 ноябрьдә Катав-Ивановск заводы янында батырның отрядлары соңгы тапкыр хөкүмәт гаскәрләре белән алыша.Салават Юлаев 1774 елның 25 ноябрендә генерал-майор Ф. Ю. Фрейман командасы тарафыннан кулга алына. Салават, әтисе Юлай Азналин, аркадашы Иван Зарубин-Чика Уфа кальгасенең зинданында ябып тотылалар. Сенатның Яшерен экспедициясе һәм Ырынбур губернаторы И. А. Рейнсдорпның тикшерү, сорау алу, җәзалау, хөкем итү эшләре Уфада, Казанда, Мәскәүдә 339 көн дәвамында алып барыла. Хөкем ителгәннән соң, Салават Юлаевны, әтисе Юлай Азналинны Ырынбурга, Уфага һәм сугыш барган башка урыннарга алып барып җәзага тарттыралар. Һәр урында 175 тапкыр камчы белән суктырыл­ганнан соң, аларның борын яфракларын кисеп алалар, кызган тимер белән маңгаена һәм яңакларына “З” (“злодей” – “явыз”), “Б” (“бунтовщик” – “фетнәче”), “И” (“изменник” – “хыянәтче”) тамгалары басыла. 1775 елның 2 ноябрендә Салават Юлаев әтисе Юлай Азналин белән бергә Балтыйк портына (1762 елга кадәр – Рогервик кальгасе) мәңгегә сөргенгә җибәрелә. Юллары Уфадан башлана һәм Минзәлә – Казан – Түбән Новгород – Мәскәү – Тверь – Бөек Новгород – Ревель аша үтеп, Балтыйк портында тәмамлана. Салават Юлаев 1800 елның 8 октябрендә (искечә 26 сентябрь) сөргендә Балтыйк диңгезе буендагы Рогервик кальгәсендә (хәзерге Эстониянең Палдиски шәһәре) вафат була. Салават Юлаевның язма рәвештә һәм телдән сакланган 500 юл чамасы шигъри мирасы безнең көннәргә килеп ирешкән. Чәчәннең 5 шигырен беренче тапкыр 1880 елда урыс телендә Ф. Д. Нефедов “Движение среди башкир перед пугачевским бунтом. Салават, башкирский батыр” дигән очеркында бастырып чыгара. Шагыйрьнең тагын 7 шигыре 1893 елда Р. Г. Игнатьевның “Башкир Салават Юлаев, пугачевский бригадир, певец и сэсэн” дигән хезмәтендә дөнья күрә. Русия империясе чорында Салават Юлаевның шигырьләре барлыгы дүрт тапкыр басылып чыга.Салават Юлаевка бик күп җырлар, сәнгать, әдәбият һәм фольклор әсәрләре багышланган. Халык хәтере аның үзе һәм исеме белән бәйле бик күп истәлекле, тарихи урыннарны саклый. Батырның исеме башкорт, урыс, татар һәм башка милләт галимнәре, язучылары, шагыйрьләре, рәссамнары, скульпторлары, композиторлары әсәрләрендә мәңгеләш­терелгән.Русиядә беренче тапкыр Салават Юлаевны А. С. Пушкин “Пугачев тарихы” дигән романында телгә ала. Батыр турында тарихчылар, язучылар В. Витевский, Н. Гурвич, Н. Фирсов, В. Черемшанский, П. Юдин, Д. Мамин-Сибиряк, М. Лоссиевский, В. Зефиров, И. Казанцев, А. Алекторов, В. Филоненко, Ф. Нефедов, Н. Дрягин, С. Руденко һәм башкалар яза.П. Кудряшев тарафыннан урыс теленә тәрҗемә ителгән халык җырына А. Алябьев көй яза. С. Рыбаков һәм М. Солтанов батыр турындагы халык җырларын бастырып чыгаралар.1941 елда Мәскәүдә С. П. Зло­бинның “Салават Юлаев” тарихи романы нәшер ителә. 1993 елда Уфада Булат Рәфыйковның “Ияр­ләнгән ат” әсәре чыга. 1994 елда Мирас Иделбаевның “Юлай улы Салават” дигән китабы бастырыла. 2004 елда Уфа Фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәрләре “Салават Юлаев энциклопедиясе”н нәшер итте.1967 елда Башкорт АССРы Министрлар Советы әдәбият, сәнгать, архитектура өлкәсендәге иң яхшы әсәрләрне билгеләү өчен Салават Юлаев исемендәге бүләк булдырды, ул 1992 елдан Башкортстан Рес­публикасының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе дип атала. 1998 елда Башкортстан Рес­публикасының югары бүләге – Салават Юлаев ордены булдырылды.Русиядә Гражданнар сугышы барышында Башкорт аерым атлы дивизиясенең сәяси бүлеге “Салауат” дигән атналык басма чыгара. Бөек Ватан сугышы елларында Салават Юлаев исемендәге танкка каршы 1292нче артиллерия полкы оеша, “Салават Юлаев” бронепоезды һәм истребителе төзелә. Русиядә һәм Башкортстанда административ район, шәһәр, урамнар һәм проспектлар, хоккей клубы, теплоходлар һәм башкаларга Салават Юлаев исеме бирелгән.1991 елдан Салават районы үзәге Малаяз авылында Салават Юлаев музее эшли. Эстониянең Палдиски шәһәрендә Салават Юлаев музее ачылды һәм анда һәйкәл куелды.Башкортстанда Салават Юлаевка беренче һәйкәл 1952 елда К. П. Нечаева проекты буенча эшләнә, хәзерге вакытта ул Малаяздагы Салават Юлаев музее янында урнашкан. К. П. Нечаеваның шушындый ук һәйкәлләре 1952 елда Уфада Салават Юлаев исемендәге бакчада (хәзерге вакытта ул реставрациядән соң “Янгантау” шифаханәсе билә­мәсендә тора), 1967 елда Салават шәһәренең Салават Юлаев исемендәге скверында куела. 1967 елда Уфада Агыйдел елга­сының ярында Салават Юлаевка һәйкәл куела. Бу проектның скульпторы – С. Д. Тавасиев, архитектор – И. Г. Гайнетдинов. Һәйкәлнең сурәте Башкортстанның дәүләт гербында урын алган. Режиссер Яков Протазанов төшергән “Салават Юлаев” фильмы 1941 елда ил экраннарына чыга.Заһир Исмәгыйлев һәм Баязит Бикбай тарафыннан 1955 елда “Салават Юлаев” операсы языла һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә куела.Башкортстанда 1989 елдан – Салават көннәре, 2004 елдан, июньнең икенче яртысында, республика фольклор бәйрәме – Салават җыены үткәрелә.