Туган җирем – Чакмагыш районының Югары Аташ авылы. 1936 елның 1 августында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. 1926 елгы – апам Гөлчирә, 1928 елгы абыем Мансаф бар. 1900 елгы әткәй Әхияретдин – авыл Советы рәисе, 1904 елгы әнкәй Гыйльмиҗиһан колхозда эшләгән.Яшем җиткәч, балалар бакчасына йөргәнмен. Аларын хәтерләмим. Ә менә 1940 елда әткәйне салым агенты итеп куйгач, велосипед биргәннәре хәтердә. 1942 елда әткәйне армиягә алдылар. Ул Алкинода хезмәт армиясендә булды. Сугыш вакытында әнкәй бригадир вазыйфасын башкарды.1944 елда авыл мәктәбенә укырга кердем. Без, авыл малайлары, 7-8 яшьтән эшкә җигелдек. Яланаяк тирес таптап кышкылыкка кирпеч әзерләдек. Колхозда фермалар, ат абзарлары салу өчен сәмән кирпече (кызыл балчыкны салам белән кушып ат белән тапаталар) кулландылар. Бу эшне җигелмәгән атлар башкара. Атларны өйрәткәнче измә өстенә егылып төшкән чаклар аз булмады.Ун яшемдә әнкәй мине “собиралка” белән печән җыярга җибәрде. Ат караучы Заяф бабай: “Сиңа атның усалы гына калды”, – дип мине каршы алды. Тора-бара ат миңа өйрәнде, тешләшми башлады. Ашлыкны урак белән урып, чүмәләгә куялар, аннары бер урынга ташып эскерткә өяләр. Молотилка белән сукканда аның барабанын атлар ярдәмендә әйләндерәләр иде.1946 елда әткәй хезмәт армиясеннән кайтып, колхозда эшли башлады. Ашлык соң җыелу сәбәпле, киптерелмичә келәтләргә салынды. Ә хөкүмәткә киптереп тапшырырга кирәк. Шуның өчен әткәйләр киптерү җайланмалары эшләде.Җиденче сыйныфтан соң авылдан 16 чакрым ераклыкта урнашкан Яңа Коты урта мәктәбенә укырга киттем. Кыш көне фатирда тордым, атнага бер кайта идек, җәйләрен велосипед белән йөрдем.1952 елда әткәйнең энесе Рәшит абый комбайныннан салам төшерергә куйдылар. 1953-54 елларда аңарда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Комбайннарны трактор тартып йөртә. Бункер авызы янына ике кеше баса, янәшәсенә бричкага җигелгән атлар куела. Ашлыкны капчыкларга тутыргач, арбага ыргытабыз, андагы кеше капчыкны бушата.1954 елда яңа СК-4 комбайны бирделәр. Эш вакыты язылмаган, коры чакта төнге 2-3кә кадәр эшлибез дә, саламга ятып йоклыйбыз. Иртән торып комбайнны тазартып майлыйбыз. Колхоз пешекчеләре ике тапкыр ашарга китерә.Авылдан ике километр ераклыкта Күәш елгасы буенда су тегермәне бар иде. Ташкын вакытында су күперне күмеп китә. Елгада боз туңгач, тимераякта шуабыз, кар яугач, чаңгыда җилдерәбез.1954 елда кулыма өлгергәнлек аттестаты алдым. Август аенда директор Мансур абый Ханбәков Аташтагы мәктәпкә хисапчы, делопроизводитель эшенә чакырды. Шул сәбәпле генә кулыма паспорт алдым, ә колхозда эшләсәм, эләкмәс иде.1955 елның сентябрендә хәрби хезмәткә чакыру килде. Әсләм абый Гарифуллин машина белән район үзәгенә илтеп куяр, диделәр. Әткәй мине кире кабинадан чакырып төшерде дә: “Мин сине башкача күрә алмам инде”, – дип күкрәгенә кысып кочаклады. Вафатын алдан сизгән инде, мәрхүмкәем...Уфада комиссия үткәч, поездга төяп көнчыгышка озаттылар. Омск шәһәрендә биш көн тордык. Байкал күле буеннан 54 тоннель үтеп, Владивосток ягына җилдердек. Берничә көннән соң безне машиналарга утыртып алып киттеләр. Славянка дигән поселоктагы артиллерия частенда сержант мәктәбе үттем.1956 елның февралендә әткәйнең үле хәбәре килде, Уфага кадәр кайтасы юл, тугыз тәүлеклек булу сәбәпле, мине җибәрмәделәр. “Әтиеңне барыбер күрә алмыйсың, монда ял ит”, – дип өч көнгә ял бирделәр. Яхшы хезмәт иткән өчен май аенда авылга кайткач, Мансаф абый белән дә күрештек. Ул да, шахтада эшләп, ялга кайткан иде. 1928 елгыларны (авылдан 5 кешене) армиягә дип алып китеп, шахтада эшләттеләр.Частька кире килүемә, сөенечле хәбәр: безгә ике ел гына хезмәт итәргә дигән приказ чыккан. Анысы да куаныч: чөнки без хезмәт иткән урында һавада кислород микъдары 15 процентка ким иде.Шул ук елның көзендә без хезмәт иткән частьны Казахстан якларына күчерделәр.Мине дивизиянең Карабаш поселогында урнашкан икенче бригадасына взвод командиры ярдәмчесе итеп куйдылар.Хәрби хезмәтемне тәмамлап, 1957 елның 15 декабрендә туган авылыма кайтып төштем.1958 елның гыйнварында “Туймазыбурнефть” төзелеш-монтаж идарәсенә эшкә кердем. Өченче разрядлы балта остасы итеп тәгаенләделәр. Сентябрь аенда берләштерелгән Күлтәбә нефть промыселына икенче разрядлы электромонтер булып эшкә урнаштым. Ел саен бер разрядка күтәрделәр....Язгы пычрак көн. Базада баганалар әзерлибез. Ашханәгә тамак ялгарга кергәч, бер кызга күзем төште. Ничек тә якыннанрак танышасым, күреп сөйләшәсем килә бит. Кызның абыйсы Фәһим Мансур улы, тормыш иптәше Мөсәллия Салих кызы белән авылыбызга якын гына нефтьчеләр поселогы Кызыл Аташта яшиләр. Лиара да (кызның исеме) аларда яши икән. Кинога бергә баралар, бергә кайталар. Аерым гына алып калып, сөйләшеп булмый. Май аенда абыйларына Семилетка поселогыннан фатир бирделәр. Лиара да оператор булып күчте. Поселокта эчәр су әйбәт түгел. Лиара белән Мансаф абыйларга суга килгәч сөйләшкәнем бар иде. Фәһим абыйның да мине күргәне бар. Барлык кыюлыгымны җыеп, бердәнбер көнне мин аларга кереп, Лиараны кинога чакырдым. Фәһим абый: “Кинодан соң кызны өйгә кертеп куясың”, – диде. Шуннан кинога бергә йөри башладык. Мотоцикл белән эшләгән урынына да баргаладым. 1960 елның 12 ноябрендә Лиара Мансур кызы белән рәсми язылыштык. Шулай итеп, без яңа тормыш көтә башладык.1961 елның сентябрендә – улыбыз Рамил, 1964 елның февралендә кызыбыз Наилә туды. Улыбыз башта – техникум, аннары Төмән нефть институтын тәмамлап, “Транснефть”тә эшли. Наилә Уфада – сәүдә техникумын, Кемерово шәһәрендәге азык-төлек институтын тәмамлады. Үз һөнәре буенча эшләп, хаклы ялга чыкты.Мин 1963 елда читтән торып техникумга укырга кереп, электр җиһазлау һөнәре буенча диплом эшен “бишле”гә якладым. Хатыным да шушы ук белгечлек буенча белем алгач, бер тармакта хезмәт салдык.Ул елларда электромонтажлау краны, ямабур да юк. Бар эш кул көче белән башкарыла. Бригадада биш кеше эшләдек. Кыш көннәрендә Манчар, Крещенка, Тамьян участокларына вагонга утырып, тракторлар белән барабыз.1964 елның июлендә төзелеш-монтаж идарәсенә электр-монтажлау эшләре буенча мастер итеп күчерделәр. Аннары прораб, хәвефсезлек инженеры итеп куйдылар. 1969 елның апрелендә “Чакмагышнефть” идарәсенең электр-монтажлау цехындагы өченче электр челтәренә начальник итеп күчерделәр. 1970 елның августында баш энергетик Юдаев Алексей Никифорович мине чакырып, бик озак сорашты, белемемне тикшерде дә, яңа гына оештырылган дүртенче электр челтәре участогына җитәкче итеп тәгаенләде. Бу вазыйфада ун ел эшләдем. Челтәрне Русия, Германия, Чехословакия, Польша, Югославия илләрендә җитештерелгән җиһазлар белән хезмәтләндерә идек. Подстанцияләргә, торак йортларга, Салпар, Карача-Елга, Ивач, “КНС-2“, Йолдыз, Чишмә участокларына Чехословакиядә җитештерелгән җиһазлар куелды. Икешәр двигательле 10 данә кустовой насослар тоташтырылды. Подстанцияләрдә эшчеләр дежур торды. Дүртөйле промзонасы, Манчар, Теләпән, Калмаштагы казанлыклар яңартылды.1978 елда Илеш, Мәнәвез, Восток подстанцияләрен ике трансформатор ярдәмендә эшкә куштык.Утыздан артык рационализаторлык тәкъдиме керттем. Мисал өчен, синхрон двигательләргә ике двигатель аша ток бирелә иде. Аны турыга тоташтыра торган итеп эшләдек. Двигательләрне ремонтсыз озак кулланыла торган вакуум кабызгычлары аша эшкә куштык. Скважиналар өчен агачтан эшләнгән трансформатор пунктларын, күчереп йөртерлек итеп, металл корылмага алыштырдык. Минем исемгә ВДНХда катнашучы дип документ та килде. Производствога кертелгән бу тәкъдимнәр әле дә үз көчендә, эшли, файда китерә.Нижневартовск район электр челтәре участогында да җитәкче булып эшләргә туры килде. Аны арытаба “Сургутнефтегаз”га куштылар. 1984 елда “Повхнефть” идарәсе барлыкка килде. Безне анда күчерделәр. “Энергонефть” идарәсенең Мирнинск идарәсе “Повхнефть”нең электр челтәре районында бораулау эшләре алып бара иде. Аларда 20 бораулау корылмасы эшләде. 1982 елда су арткан вакытта бер бораулау корылмасы өстенә 6 м2 линиядә баганалар ауды. Ул урынга техника белән керерлек булмагач, күчергеч чаналар эшләп, аңа багана куеп, вертолет белән ташып, шул урынга төшердек. Тимерчыбыкларны көймәләр белән суздык.Җиңел булмаган шартларда эшләргә туры килде, әмма үз һөнәреңне яратканда, барлык авырлыкларны да җиңәргә була! 48 градус суыкта авария урынына машиналар керә алмаганлыктан, бар эшне кул көче белән башкарган чаклар да булды. Һава линияләрен капиталь ремонтлау буенча начальник итеп күчерелгәч, иң беренче чиратта хезмәткәрләребезнең эш урыны булган бинаны төзекләндереп, җылылык үткәрдек. Машина, материаллар өчен склад эшләдек. Авария булса, тиз генә чыгып китү өчен ямабур, автобус, фискарус шунда торды. Тимерчыбык линияләрдә авыша башлаган баганалар бик күп иде, шуңа күрә капремонт хезмәтен оештырдык.1984 елга кадәр Когалымнан Повхка – вертолет, саз туңгач кына автобус белән йөрдек. 1985 елда юл салынгач кына автобусларда йөри башладык. Мин Когалымга барган елларда поселокта вакытлыча салынган баракларда яшиләр иде. Сургут – Когалым – Ноябрьск поезды ике көнгә бер йөреп торды.1983 елда поселоктан 3 километр ераклыкта Эстониядән, Латвиядән килгән эшчеләр күпкатлы йортлар сала башлады. 1985 елда минем гаиләмә дә фатир бирделәр....Гомер – аккан су, диләр. Хак сүзләр. Мин дә хәзер күптән инде лаеклы ялда. Яшәлгән еллар биеклегеннән үткәннәргә борылып карыйм да, шөкерана кылам: гомерем намуслы хезмәттә үткән, балаларыбыз җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып җитешкән. “Ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре” дигән исемне горурлык белән йөртәм. 1996 елда – Ханты-Манси автономиясе округыннан, 2001 елда Лукойлдан “Хезмәт ветераны” медальләре, Русия Ягулык һәм энергетика министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүем – тормышымда булган якты вакыйгалар хатирәсе.Хаклы ялга чыгар алдыннан туган якларга кайтып йорт җиткердем. Үз ихатамда, үз бакчамда кулымнан килгәнчә эшләргә яратам. Ял көннәрендә балаларым гаиләләре белән кайта. Зур йорт эче оныкларымның шат тавышына күмелә. Әти, картәти өчен шуннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме соң!Наил Гайсин.Дүртөйле районы. Фото: Гайсиннарның гаилә архивыннан.