Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Тәтешледә удмурт фольклор коллективларының төбәкара фестивале узачак

Фестиваль Башкортстан Республикасының бренд чаралары исемлегенә кертелгән һәм халык иҗатын саклап калуга, үстерүгә, милли гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне пропагандалауга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Фестивальдә катнашу өчен балалар һәм өлкәннәр фольклор коллективлары чакырыла.Бәйрәм программасында: һөнәрчелек эшләнмәләрен сату күргәзмәсе, РСФСРның атказанган рәссамы Менсадык Гарипов күргәзмәсе, хәрби-патриотик юнәлештәге балалар рәсемнәре конкурсы, удмурт җырларын яшь башкаручылар конкурсы, шәҗәрәләр конкурсы. Проект удмурт эстрадасы йолдызлары катнашында гала-концерт белән тәмамланачак. Гаризалар 20 июньгә кадәр dunomarzanyos@mail.ru электрон адресына кабул ителә.Фото: bashinform.ru