Үзәк район китапханәсе солдатларыбыз өчен маскировка челтәрләре бәйләү буенча зур бер остаханәгә әверелде. Биредә иртәнге сәгать уннан кичке унбергә кадәр эш кайный. Китапханәчеләр җитәкчелегендә төрле яшьтәге гүзәл затлар барлык тырышлыгын салып, бер-берсе белән ярышып, яшел челтәр үрә.– Бу эш белән апрель башыннан алып шөгыльләнәбез, – дип уртаклашты Гөлфирә Йосыпова. – Хезмәтебезнең бик мөһим булуы, якташларыбызны, аларның хәрби техникасын, инженерлык корылмаларын дошман күзеннән, аның төрле разведка алымнарыннан саклау өчен бик кирәклеген яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә шәхси вакытыбызны да, күз нурларыбызны да кызганмыйбыз. Хаклы ялдагы ханымнарга зур рәхмәт: алар, бакча сезоны башлануга карамастан, китапханә юлына тузан төшерми, челтәр үрү нечкәлекләрен яшьләргә дә өйрәтә.Маскировкалау челтәрләрен әзерләү кебек изге эшне оештыручы – шәхси малтабар Әлфия Габдуллина. Материал алу, финанслар җыюны да ул башкара.– Бүгенге көнгә 70тән артык 5х6, 3х6 зурлыгындагы яшел челтәрләр бәйләдек, – ди Розалия Мәхмүтова. – Безнең тырышлыгыбыз бушка китмәс, изге догаларыбызны кушып үргән челтәрләребез кемнеңдер улының, кемнеңдер әтисенең, тормыш юлдашының гомерен саклап калыр, дип өметләнәбез. Танышларыбыз арасында махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләр бар. Без аларны чын геройлар, бүгенге көн геройлары дибез. Кулга корал алып, Ватанны саклау – чын ир-егетләр эше ул. Шушы көннәрдә Дүртөйледән тагын 13 кеше үз теләге белән фронтка китте. Каһарман ватанпәрвәрләребез белән ихлас горурланабыз. Барлык яугирләребез дә үзләрен өзелеп көткән якыннары янына исән-сау әйләнеп кайтсын иде!Шул ук вакытта...Дүртөйле шәһәрендә “Бердәм Русия” партиясе канаты астында Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы бүлекчәсе мобилизацияләнгән һәм контракт буенча махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарга гуманитар ярдәм җыю өлкәсендә актив эшли. Мария Якутова тыкрыгы, 4 адресы буенча урнашкан бүлекчәгә халык агымы өзелми. Яу кырындагы солдатларның якыннарына социаль-психологик һәм көнкүрештә ярдәм күрсәтү дә тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Автор фотосы.