– Күтәренке кәеф белән эшлибез, – дип уртаклашты тәҗрибәле басу батыры, куәтле комбайнга идарә итүче Ранис Мөхәммәтнуров. – Хезмәт хакы да, шартлары да зарланырлык түгел. Мин һәм тагын берничә егет Мулла авылына 30 километр ераклыктагы Каенлыктан килеп эшләп йөрибез. 8 ел элек бездә күмәк хуҗалык таркалды, ә гомер буе игенче булып эшләгән кешенең күңеле басуга тарта бит инде! Уңайлы булсын дип, “Салават” җәмгыяте идарәсе безгә җиңел машина бирде, бензин белән дә тәэмин итә. Шәхси хуҗалыгыбыздагы маллар өчен ел саен җитәрлек күләмдә печәнен, саламын алабыз.“Салават” җәмгыяте карамагында 1200 гектар җир бар, шуның 650 гектарында бөртекле культуралар үстерелә, калган мәйданнарны мал азыгы культуралары били. Хуҗалыкта герефорд токымлы маллар үстерелә. Бүген сыерлар саны 150гә җиткән.Җәмгыять җитәкчесе Ринат Раянов – һөнәре буенча укытучы, чирек гасыр Мулла авылы урта мәктәбендә география һәм физкультура дәресләрен укыткан. Ә мәктәп ябылгач, үзен аграр тармакта сынап карарга ният кылган.– 2007 елдан “Салават”ны җитәклим, – ди Ринат Хәким улы. – Хатыным да, улым да хәзер авыл хуҗалыгында хезмәт сала. Улым Ришат – фермер, атлар, сарыклар, герефорд токымлы сыерлар асрый. Әйткәндәй, без аның белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Безнең хуҗалыкта ул – терлекчелек тармагы буенча әйдәүче белгеч. Ике предприятиенең маллары бергә асрала, көтүлекләребез уртак.Хуҗалыкның мал чалыр өчен үз цехы бар, итне районда гына түгел, республика башкаласында да сату оештырылган.“Салават” басуларында иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр техника гөрелтесе тынмый. “Яшел урак” батырлары өчен кыр ашханәсе эшли. Пешекчеләр Рәмзия Хәмәтханова белән Зита Суфияроваларны игенчеләр мактап туя алмый. Биредә Зита ханымның улы Алексей турында әйтеп үтү дә дөрес булыр, чөнки аның белән авылдашлары чын-чынлап горурлана. Ул үз теләге белән Ватанны яклау өчен, кулына корал алып, махсус хәрби операциягә киткән. Әлеге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан.– Туган ягыбыз басуларында һәрчак күкрәп иген үссен, – ди батыр егет. – Ә без, һичшиксез, җиңү белән әйләнеп кайтачакбыз.Һәркайдагы кебек, быел Борай болыннарында да күпьеллык үләннәр массасы былтыргы күләмнән азрак, ди игенчеләр. Тик, ничек кенә булса да, малларга җитәрлек күләмдә азык хәзерләү максаты белән чәмләнеп хезмәт сала алар.– Күпьеллык үләннәр мәйданнарына көчле кыраулар, салкыннар зур зыян китерде, – ди хуҗалык җитәкчесе. – Әлеге вакытта арыш белән виканы кушып сенаж салабыз. Табигать игенчеләр алдына ел саен сынауларны куеп кына тора, тик без быел да сынатмабыз.Шул ук вакытта...Районның авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы һәм авыл биләмәләрен үстерү бүлеге мөдире Хәлил Минһаҗев белдерүенчә, район хуҗалыкларында 14500 гектардан артык мәйданда үстерелүче күпьеллык үләннәр сенажга һәм печәнгә файдаланылачак. Бүген 4500 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, 15200 тонна сенаж салынган. Бу юнәлештә аеруча кызу темп белән “Салават”, “Победа”, Ленин исемендәге хуҗалыклар эшли. Шулай ук районда пар җирләрен сөрү, химик утау дәвам итә.Миләүшә Латыйпова,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Борай районы. Рәсемдә: “Салават” уңганнары Ранис Мөхәмәтнуров, Радик Әхмәдишин, Хәлим Шәехов, Варис Гыйлемшин, Данил Гыйльманшин. Автор фотосы.