Агыйдел шәһәрендә "Цветочный бульвар"дан алып Җиңү мемориалына кадәр мәйданны төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта төбәкнең Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Агыйдел бу проект белән узган ел "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" федераль конкурсында җиңде. Эшләр быелның язында башланды, хәзер бу территория көннән-көн матурлана. Тротуар инде көйләнгән, паркетны монтажлау һәм түбә көйләү эшләре төгәлләнә. Тиздән матур вазоннар, эскәмияләр һәм урналар барлыкка киләчәк. Җәмәгать киңлегендә барлык өслекләрне брусчаткага алыштырачаклар. Бакчада лапаста ял итү зонасы урнашачак. Яңа яктылык һәм видеокүзәтү системасы барлыкка киләчәк. Төзекләндерүгә 15,7 миллион сум акча тотылачак.