Бәрәкәтле Дүртөйле районына илебезнең төрле төбәкләреннән эшкә килеп, биредә үз бәхетен тапкан кешеләр байтак. Күпләре инде шушы ямьле төбәктә матур гомер кичереп, аны туган ягы кебек якын күрә. Бакалы районының Килкабыз авылында туып-үсеп, озак еллар Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Фруза Лаякованың да, кем әйтмешли, эчәр сулары, җыяр ризыклары бу төбәктә булган.Кечкенәдән аң-белемгә омтылган, матурлыкка, тормышка гашыйк Фруза Лотфрахман кызы Иске Корыч урта мәктәбен – алтын медальгә, Бөре дәүләт педагогия институтын кызыл дипломга тәмамлаган.– Хезмәт юлымны үзем белем алган югары уку йортының химия кафедрасында укытучы булып башладым, – ди шат күңелле, ачык йөзле Фруза ханым. – Аннары Ленин исемендәге Мәскәү дәүләт педагогия институтында аспирантура тәмамладым. Арытаба Илеш районының – Дөмәй, Дүртөйле районының Өчбүлә мәктәпләрендә химия укыттым.Өчбүлә мәктәбендә унике ел эшләү дәверендә аның тырышлыгы белән биредә химия буенча республика методик үзәге оештырыла. Билгеле галимә Санида Сатбалдина Фруза ханымның укыту алымнары нигезендә 8-9нчы сыйныфлар өчен химия дәреслеге, методик кулланмалар нәшер итә. Аннары язмыш җилләре аны Дүртөйле шәһәренә алып килә. Биредә берничә ел нефть колледжына һәм шул ук вакытта Мәскәү дәүләт гуманитар академиясенең Дүртөйледәге филиалына җитәкчелек итә.Гомумән, 38 ел гомерен мәгарифкә багышлаган зур хөрмәткә лаек укытучы, хезмәт ветераны ул! Күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеменә, медальләргә, бихисап Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек булган. Йөзләрчә балага төпле белем, тәрбия биргән, олыны – олы, кечене кече итә белергә өйрәткән Фруза ханым байтак укучыларына остаз да! Күпләре аның һөнәрен сайлап, республикабызның, илебезнең төрле төбәкләрендә эшли, югары вазыйфалар башкара.Күптән инде хаклы ялда булуына карамастан, бүген дә ал-ял белми Фруза ханым. Өлкән сыйныф укучыларын химия, биология буенча имтиханнарга әзерли, репетиторлык белән шөгыльләнә. Аңардан белем эстәргә хәтта Уфа шәһәреннән, күрше төбәкләрдән дә киләләр.Яшьли җәмәгать эшләренең үзәгендә булган, Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашкан өчен медаль белән бүләкләнгән Фруза Лаякова байтак еллар Дүртөйле шәһәренең күпфатирлы йортлар комитетына да җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы һәм хәстәрлеге белән ул яшәгән 1 Май урамында урнашкан 10 санлы күпфатирлы йортта төзекләндерү, ремонтлау, яшелләндерү буенча бихисап эшләр башкарылган. Йортның тирә-ягы гөл-чәчәккә күмелүендә дә аның өлеше гаять зур.* * *Тиздән, табигать шау чәчәккә күмелгән илаһи мизгелдә Фруза Лаякова 80 яшен билгели. Шушы күркәм юбилее белән тәбрикләп, аңа сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, җан рәхәте, якыннарының игелеген күреп, озын-озак бәхетле гомер кичерүен телисе килә. Алдагы юбилейларны да сәламәт булып, улларыгыз Эрик, Илдус, киленнәрегез Гөлнара, Зиләнең, оныкларыгыз Эдуард, Лилия, Илнара, Илвина, Илвирның, туганнарыгызның кадер-хөрмәтендә, шатлык-куанычлар белән генә каршыларга насыйп булсын!Хөрмәтле Фруза Лотфрахман кызы!Күпме булса җирдә изге теләк –Без телибез Сезгә барын да.Ак чәчәкләр кебек бәхет яусынТуар көннең һәрбер таңында.Тырыш, уңган,олы җанлы да Сез,Кылганыгыз – бары изгелек.Шатлыкларда үтсенһәр көнегез,Бәхетегез булсын гомерлек!Сәгать суга, гомер, еллар уза,Аларны һич булмый туктатып.Тукталмасын, еллар узган саенСезнең шатлык барсынгел артып!Әхнәф ӘМИНЕВ.Дүртөйле шәһәре.