Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Нишләп мин бу турыда белмим?”

Быел шкафларны актарганда шүрлекләрнең берсеннән нәнәйнең иске яулыгы килеп чыкты. Без бәләкәй чакта нәнәй аны бик кадерләп сандыгында саклый иде. Ул сандыкны ачса, аны шундук уратып ала идек, теге кызыл җирлеккә ак бизәкләр төшкән яулык кызыктыра иде! “Минем инәкәемнең инәсеннән калган яулык ул, француз яулыгы”, ди торган иде нәнәй. “Француз яулыгы” дигән сүз үк күңелләрне әллә нишләтә дә куя, шундук яулыкның дәрәҗәсе күтәрелә, аның гади түгел, ниндидер бик серле ядкарь булуын аңлыйсың. “Мин бәләкәй чакта безнең авылда 5-6 әбидә бар иде мондый яулык. Аны ата-бабаларыбыз Напалун белән сугыштан алып кайткан”, – дип сөйләгәнен тын алмый тыңлыйбыз.200 еллык раритет?Менә шул серле ядкарь килеп чыкты да, аны кулга тоткан килеш бик озак уйланып утырдым. Мине югалтып бүлмәгә килеп кергән улымның: “Нишләп утырасың, әни, нәрсә ул?” – дигән соравына “Нәнәмнән калган “француз яулыгы”, – дип җавап­ладым. Бернәрсә белән дә шаккатырып булмаган техника, Интернет чоры баласы минем сүзләрне колагына да элмәс кебек иде. Әмма “француз яулыгы” дигән сүз аны да кызыксындырды булса кирәк, яулыкны тотып ук карап, аның кайдан килүен сорады.“Үзем дә төгәл генә белмим, улым, нәнәйнең дәү әтиләре Наполеон белән сугышта катнашып, Франциядән алып кайткан булырга тиеш”, – дип җавап бирдем. Бу сүзләр аңарда зур кызыксыну уятты. “Димәк, бу яулыкка 200 елдан артыграк? Нишләп мин бу турыда белмим?” – дип сорады ул. Үзем дә кыенсынып киттем. Әйе, нишләп ул бу турыда белми соң әле? Нишләп мин үзем бу турыда белмим? Нигә 12 яшьлек бала башкорт халкының Наполеон белән сугышта катнашуы һәм батырлык үрнәге турында беренче тапкыр ишетә. Нигә мәктәп программаларында бу тема юк? Булса да бик аз? Хәер, мин дә бит мәктәптә бу теманы үтмәдем. 1812 елгы сугыш турында тарих дәресендә бик аз мәгълүмат алганбыз. Ә инде анда башкорт­ларның да катнашуы турында бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Китапларны су кебек эчсәк тә, бу темага китаплар укыганымны хәтерләмим. Үскәч кенә Яныбай Хам­матовның 1978 елда язылган “Төньяк амулары” дигән әсәре белән таныштым.Кыскасы, яулыкның тарихын белү теләге безне ерак елларга алып китте...Өзелгән нәсел чылбыры...Яулыкның эзен юллап улым Вагыйзь таблица төзегән, әмма безнең белем алтынчы буын Өммегөлсем нәнәйгә барып тукталды, яулыкның арытабангы эзен югалттык: Вагыйзь – Гөлнара – Галия (1942) – Дания (1907) – Галимә (1867) – Өммегөлсем (1827). Димәк, 1827 елда туган Өммегөлсем нәнәйнең әтисе Наполеон белән сугышта катнашкан булып чыга? Әмма әлегә без аның турында төгәл генә мәгълүмат тапмадык. Башархивка кереп, озак кына “Ревизские сказки” – 1810 елгы халык санын алу материалларын да өйрәндек. Әмма язулар бик иске, авыр укыла.Башкорт полкларыБашкорт халкы элек-электән Русия чикләрен саклау буенча хәрби хезмәт алып барган. Ә инде 1812 елгы Ватан сугышы башлангач, мәчетләрдә император Александр Iнең Манифесты укып ишеттерелгән, туган илне яклар өчен 28 башкорт полкы төзелгән. Тарихи документлар буенча 1812 ел салкын һәм уңдырышсыз булган. Әмма, шулай булуга карамастан, башкорт халкы армиягә иң яхшы атларын җибәргән, азык-төлек белән тәэмин иткән.Төньяк амурларыТарихтан укып беләбез, француз солдатларының котын алган безнең укчы атлыларны дошманнар “Төньяк амурлары” дип йөрткән. Чыннан да, башкортлар, татарлар, мишәрләр, типтәрләр, казаклар, калмыклар атта оста чапкан һәм искиткеч мәргән булган. Моңа аптырыйсы түгел, чөнки малай кешене биш яшьтән атта йөрергә өйрәткәннәр, җиде яшендә ул инде кулына ук алган, атарга өйрәнгән.Безнең сугышчылар угын да, җәясен дә, чукмарын да, сөңгесен дә үз куллары белән әзерләгән. Алар 30 метрдан атып, кешене генә түгел, атны да ега алган. Мылтык яки пистолет белән башкортлар кулланмаган диярлек, французлар мылтыктан бер атканчы, алар җиде-сигез ук атып өлгергән. Шуңа да антик чор Амуры белән чагыштырып, башкортларны “Төньяк амурлары” дип атаганнар. Наполеонның Марбо атлы генералы дошман армиясен кырып салган башкортларның атта чабу, ук ату осталыгы турында язып калдырган. Шулай ук инглиз Роберт Вильсонның да шундый ук эчтәлекле язмалары сакланган.Мәскәүгә дә кердек без, Парижны да күрдек без!Башкортлар турында “кыргый халык”, “мылтык урынына агач белән сугышалар” дигән фикерләр бик тиз эреп юкка чыга, сугышчы буларак, алар зур дан казана. Ә сугыш киемнәрен парад костюмына алыштырып, Парижга килеп керүләре барлык халыкны таң калдыра. Биеп торган атлар белән алар Париж урамнарыннан үтә, әмма берсе бер әйбергә тими, таламый. Яндырылган Мәскәү, мыскыл ителгән мәчетләр, чиркәүләр, җимерелгән шәһәрләр, авыллардан соң да, безнекеләр Франциягә килеп җитеп, бернәрсәне дә җимерми. Бу 1814 елның март ае була. Шул чор француз рәссамының “Башкортлар Парижда” дигән картинасында башкортлар матур киемнән, төз гәүдәле, ыспай итеп сурәтләнгән.Гёте белән очрашуБашкорт яугирләре Франциядә бөек шагыйрь, драматург Иоганн Гёте белән очраша. Очрашу шагыйрьнең өендә була, сугышчыларны бөек шагыйрь үзе чыгып каршы ала. Сотник Усман Гомәров бөек шагыйрьгә җәя һәм уклар, оста итеп эшләнгән колчан бүләк итә. Бу җылы очрашу турындагы истәлек Париж музеенда саклана. Җир сөреп, мал карап тыныч тормыш алып барган башкортлар арасында тирән белемле, чит телләрне белгән кешеләр дә күп була. Бу очрашу да башкорт яугирләренең сәнгатькә, матурлыкка тартылуы турында сөйли.Данлыклы ук1814 елда Русия армиясе составында туган якка кайткан башкорт полкы Германиянең Шварц шәһәре янында ял итәргә туктый. Башкортларның батырлыгы, мәргәнлеге турында күп ишеткән принц Карл Гюнтер алар белән очрашырга карар кыла. Изге Лауренция чиркәве янында солдатларны тантаналы каршы алалар. Башкортларның мәргәнлек осталыгын күрәсе килгән принц чиркәү түбәсенә ымлап, шунда аталасызмы, дип сорый. Мөселман традцияләрендә тәрбияләнгән, динне хөрмәт иткән башкортлар чиркәүгә атуны өнәп бетерми, чит кешеләрнең дини хисләрен мыскыл итәселәре килми, бары тик урындагы руханидан рөхсәт сорап, ризалык алгач кына, йөз метр ераклыктан атып җибәрә һәм кирханың сабына тиеп, ук шунда кадалып кала.Бу истәлекле ук озак еллар шунда кадалып тора һәм агачы черегәч, килеп төшә. Соңрак, башкорт атлылары батырлыгы хөрмәтенә биредә тимердән ук эшләп куялар, немец һәм башкорт телләрендә тактаташ урнаштыралар, ул бүгенге көнгә кадәр саклана.Любезники, любизар!Танылган башкорт җыры “Любезники-любизар”ның барлыкка килү тарихы да Ватан сугышы белән бәйле. Имеш, М. Кутузов, башкортларны мактап, “Любезные мои, вы – молодцы!” дигән икән, яугир башкорт моны дусларына сөйләгән, шулай итеп, авыздан-авызга күчеп, җыр “Любезники-любизар, маладис, маладис”ка әйләнгән.Чыннан да Ватан сугышы бик күп фольклор әсәрләрендә, халык авыз иҗатында чагылыш тапкан. Бу чорда “Каһым түрә”, “Баек”, “Кутузов маршы”, “Эскадрон” кебек җырлар туган, аларны без бүгенге көнгә кадәр ишетәбез. Шулай ук “француз яулык”ның да халык иҗатында үз урыны бар. Хәтта безнең көннәргә кадәр сәхнәләрдән төшмәгән “Балтырган” керәшен татарлары җырында да “Француз яулык иңнәрдә” дигән юллар бар.Фершампенуаз башкортларыМоннан берничә ел элек Чиләбе өлкәсендә Фершампенуаз дип аталган авылдан үткәндә, мин мондый ят исемгә бик аптыраган идем. Баксаң, француз явын җиңгән яугирләр, туган якларына кайткач, авылларына шундый исем биргән икән. Хәер, мисал эзләп озак йөрисе түгел, Чиләбе өлкәсендә Берлинны да, Парижны, Варнаны да очратырга була, үзебездә дә Венеция, Мәскәү бар, аларның тарихы ни сөйли торгандыр?Хәтер яшәргә тиеш!Ничек диләр әле, сугышны онытсаң, сугыш кабат килә, диләрме? Нишләптер без 1812 елгы Ватан сугышы хакында онытып барабыз кебек. Легендар полководец Михаил Кутузов турында укучылар берни дә белми. Русияне коткарып, саклап, яклап калучы булса да, аңа куелган һәйкәлләр бармак белән санарлык. Каһым-түрә, Усман Гомәров исеме белән аталган парклар, мәктәпләр, кинотеатрлар, спорт сарайлары юк. Шулай ук безнең музейларда да 1812 елгы сугыш һәм сугышчылар турында я мәгълүмат бөтенләй юк, я бик аз.Үзебезнең шәһәрдә мин бер генә урында – Әдип Низамовның “Урал мирасы” җәмгыятендә генә бу темага игътибар итүләрен күрдем. Элекке хәрби буларак, Әдип Ислам улы 1812 елгы сугыш, башкортларның анда катнашуы, кораллары, формасы турында мәгълүмат туплый. Моның өчен зур рәхмәт аңа. Шулай ук Бөре шәһәрендә “Бөре крепосте” оешмасы, “Бөре укчылары” клубы билгеле, алар узган тарихи вакыйгаларны “тергезү” буенча зур эш алып бара.Дәүләт сәясәте булсын идеБашкортларның яхшы хәрби әзерлектә булуы турында язуым юкка гына түгел. Бөек Ватан сугышы елларында да 112нче Башкорт атлы дивизиясе үзенең югары патриотик рухын һәм әзерлеген күрсәтә. Әле дә махсус хәрби операциядә башкорт дивизияләре илебезне саклый. Егетләрнең кечкенәдән хәрби әзерлек алуы, яхшы физик формада булуы бик мөһим. Шуңа да моңа дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелсен иде. Спорт түгәрәкләре, миңа калса, һәрбер бала йөрерлек, бушлай булырга тиеш. Бу һич кенә дә малайларны сугышка әзерләү дигәнне аңлатмый, тыныч тормыш өчен дә сәламәт ир балалар кирәк.Соңгы сүз урынынаКыскасы, бер яулыктан башланган тема, зураеп, берничә проблеманы ачып салды. Миңа калса, Башкортстанда яшәүче халыкларның 1812 елгы Ватан сугышында катнашуы турында мәктәпләрдә башлангыч сыйныфлардан ук өйрәнелергә, ә музейларда моңа зур урын бирелергә тиеш. Балалар моны бәләкәйдән белеп үсәргә тиеш. Бүген килеп, балалар бездән: “Ә нигә мин бу турыда белмим?” – дип сорыйлар икән, бу аларның гаебе түгел, ә безнең эшләп бетермәгәнлек.Шунысы да бар, патриотларны бер көндә тәрбияләп булмый, ул хис кечкенәдән һәм еллар дәвамында тәрбияләнә, шушындый горурланырлык мисаллар Ватанга сөю тәрбияләүдә зур урын алып тора.Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Нефтекама шәһәре.