Экскурсияләр "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган "Мәктәп туризмы" программасына да кертелгән, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте. Шундый турлар ярдәмендә укучылар булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга, студентлар - популяр вакансияләр турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, республиканың 2022-23 елларда 8 предприятиесе АСИ сәнәгать туризмы буенча акселератор кысаларында компетенцияләрен күтәрде. Болар - «Уфимский» һәм «Промцентр» индустриаль парклары, «Агыйдел» халык кәсепләре предприятиесе, «Полиэф» җәмгыяте, Благовещен арматура заводы, «Благовещенский хлеб» җәмгыяте, Уфа ТЭЦы һәм Павловская ГЭСы. Бу төбәккә сәнәгать туризмын үстерүнең үз стратегиясен, предприятиеләр буенча экскурсия программаларын эшләргә мөмкинлек бирде.