"Ватаным Татарстан" гәзитенә биргән әңгәмәсендә Әсхәт Хисмәт Илһам Шакировның шәхси тормышына бәйле серне ачкан:– Фасил Әхмәтов Илһам Шакировның беренче мәхәббәте турында сөйләгән иде. Менә бит нинди хәл: Фасил абый йөргән кызы Йолдыз белән өйләнешә, ә Илһам абыйның йөргән кызы хыянәт итә. Шуннан күңеле кайта аның. Мин үзем Финляндиядә яшәүче Рәхилә апа белән Илһам Шакировның очрашулары шаһиты булдым. Ул чакта Илһам абый һәм без – Камал театры артистлары – Финляндиягә гастрольгә бардык. Шунда булды бу хәл.Алар очраштылар, бер-берсенә бик озак карашып тордылар. Икесенең дә күзләреннән яшь ага. Икесе дә тавыш-тынсыз елый. Аннары Илһам абый Рәхилә апаның иңенә Ырынбур мамык шәлен салды. Кичәдән соң алар бик озак сөйләшеп утырды. Менә бит нинди мәхәббәт булган, әмма кавышу насыйп булмаган. Илһам абый анда бармаган, Рәхилә апаның Русиягә кайтасы килмәгән. Икесе ике якта ялгыз гомер итте. Рәхилә апа да гаилә кормады, – дигән Әсхәт Хисмәт.Менә бит нинди мәхәббәт булган! Күздән яшьләр килерлек!Әңгәмәне тулысы белән «ВТ» сайтыннан укый аласыз.