Әлеге документ Башкортстанда фәнни-техник үзәк булдыруны күздә тота. Аның эшчәнлеге көндәшлеккә сәләтле технологияләр һәм җиһазлар үсешенә, шулай ук югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлтеләчәк. - Төзелгән килешү кысаларында инвестор технологияләрне тикшерү һәм эшләү, урып-җыюдан соң ашлык эшкәртү, саклау өчен җайланмалар проектлау һәм конструкцияләү буенча фәнни-техник үзәк төзергә ниятли. Үзәк барлыкка килү нәтиҗәсендә без инновацион юнәлешле кадрлар әзерләүгә нигезләнгән фәнни-технологик үсешне тәэмин итү өчен мәгариф, фәнни, академик, ведомство һәм җитештерү оешмалары көчләрен берләштерә алачакбыз, - дип билгеләде Премьер-министр. Фото: pravitelstvorb.ru
Андрей Назаров «Амкодор» компаниясе рәисе Александр Шакутин белән очрашты
15 июня 202315 июн 2023
~1 мин