Документ Саклык банкы тарафыннан бирелгән кредит линияләре ярдәмендә төбәктә автомобиль ягулык салу станцияләрен үз эченә алган юл сервисы һәм шәһәр комплекслары объектларын төзү буенча инвестиция проектлары кысаларында озак вакытлы хезмәттәшлекне күздә тота. Якындагы 5 елда 10 автозаправка комплексы төзү планлаштырыла. - Юл буе сервисы объектларын үстерү икътисадның берьюлы берничә сегментына импульс бирә һәм төбәкнең имиджын күтәрә. Бу юнәлештә Башкортстанда юл буе сервисын үстерү концепциясе кысаларында 2024 елга кадәр зур системалы эш алып барыла. Бүген имзаланган килешү бу юнәлештә тагын бер адым булачак, - дип билгеләде Андрей Назаров. Петр Колтыпин сүзләренчә, Саклык банкының Волга-Вятка банкы төбәкләрнең социаль-икътисади үсешендә уңай чагылыш тапкан инвестиция проектлары өстендә бергәләп эшләү белән кызыксына. Фото: pravitelstvorb.ru