Банк учреждениеләре хезмәткәрләре һәм тимер юл вокзалы операторы урындагы хатын-кызларга каракларның хәйләләреннән качарга ярдәм итә һәм аларның 3 миллион сумга якын акчаларын саклап кала. Хезмәткәрләр берничә көн аерма белән банк бүлекчәсенә банк счетыннан зур суммадагы акча тупламаларын алу үтенече белән хатын-кызлар мөрәҗәгать иткән. Хатын-кызлар банк менеджерларына мөрәҗәгать иткән вакытта параллель рәвештә телефоннан сөйләшәләр икән. Эшчеләр, уяулык күрсәтеп, учреждениегә килүчеләрне бәладән саклап кала алганнар. Ачыкланганча, караклар яңа схема буенча эшләгән. Алар хатын-кызларга шалтырата, үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыра һәм аларның счетына куркыныч янавы турында хәбәр итә. Шалтыратучылар операцияләрне гамәлдән чыгару өчен ашыгыч рәвештә "каршы" кредит рәсмиләштерергә кирәк дип ышандыра, шуның аркасында банк белгечләренә мөрәҗәгать итәргә куша. Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсе башлыгы полиция полковнигы Илдар Хөрмәтуллин Татьяна Ульянова, Алия Фәрхшатова, Мәдинә Хисмәтуллина, Екатерина Климова, шулай ук җинаятьләрне булдырмауда эчке эшләр органнарына ярдәм күрсәткән тимер-юл вокзалы хезмәткәре Марина Лавушкинага рәхмәт белдерде.