Хәзерге мәктәп укучыларының иң популяр игътибар каналы — мобиль уеннар аша балаларны техник иҗатка һәм технологик белемгә киңкүләм җәлеп итү проекты беренче тапкыр XXVI Петербург халыкара икътисади форумында тәкъдим ителде.Проектны Стратегик башлангычлар агентлыгы, «Милли технологик инициатива платформасы», милли киберфизика платформасын эшләтеп җибәрүнең пилот төбәге булган Башкортстан Хөкүмәте командасы гамәлгә ашыра.Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров мондый масштаблы башлангычны гамәлгә ашыру өчен пилот мәйданчыгы буларак Башкортстанны сайлавы өчен рәхмәт белдерде. Министрлар кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, милли киберфизик платформа проекты технология өлкәсендә балаларны алга таба үстерү өчен тагын бер мөһим адым булып тора.- Республика укучылары һәм студентлары инновацион технологияләргә һәрвакыт чын кызыксыну күрсәттеләр. Башкортстан вәкилләре төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашалар һәм җиңүчеләр булалар. Киләчәктә уку процессына респ