«ВКонтакте»дагы «Подслушано Тат-шоубиз» төркеме җитәкчесе Тимур Ганиев фонограммага җырлаучыларга каршы көрәш игълан итте. Бу темага җырчыларның үзләренең фикерләрен дә белешә. Тимур Иркәнең дә фонограмма белән җырлауга карата мөнәсәбәтен белешкән. Иркә эстрадада беренче адымнарын ясаган чорларда үзенең дә еш кына фонограмма белән җырлавын, ләкин моның начар эш икәнлеген бик тиз аңлавы хакында әйткән. «Коточкыч! Начар! Карьерам башында минем дә фонограммага җырлаганым булды. Мин моның начар әйбер икәнлеген аңлап, үз өстемдә эшләп, кире фонограммасыз җырлауга әйләнеп кайттым. Фонограммага җырлаучыларга хөрмәтем бар дип әйтмәс идем. Җырлыйсың икән, үз өстеңдә, тавыш өстендә эшләп, ялт иттереп җырларга өйрәнергә кирәк. Юк икән, җырлап йөрмә», – дигән ул. Фото: социаль челтәрләрдән.