Анда Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең эчке сәясәт буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, төбәкнең мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев катнаштылар. Катнашучылар әлеге фестивальне оештыру турында фикер алышты, үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда, чара 11-13 август көннәрендә Баймак районында Граф күле территориясендә узачак, дип игълан ителде. Анда бөтен Русиядән елкычылык өлкәсендәге белгечләр чакырылачак, алар Башкортстан Республикасында елкычылык, кымызчылык һәм халык һөнәрләре традицияләрен саклау һәм үстерү, башкорт токымлы атларның баш санын арттыру һәм популярлаштыру проблемаларын караячак. Шулай ук кунакларны һәм катнашучыларны бай спорт һәм мәдәни программа көтә. Тамашачылар, якын чит илләрдән килгән кунаклар «Асак», «Тай-тулак», җәядән ату кебек милли спорт төрләре буенча ярышлардан ләззәт ала алачак. - Узган ел «Башкорт аты» фестивале югары дәрәҗәдә узды һәм югары потенциал күрсәтте. Ул авыл хуҗалыгы һәм гомумән республика икътисады үсеше өчен бик кирәк. Билгеле булганча, башкорт атлары бик чыдамлы, шуңа күрә аларны саклап калу мөһим. Якын арада бу фестиваль Русия туристлары өчен генә түгел, чит ил туристлары өчен дә җәлеп итү урыны булыр дип өметләнәбез, — дип белдерде «Баймак хәбәрләре»нә биргән интервьюсында Урал Килсенбаев. Фото: "Баймак хәбәрләре"