Алар республика территориясендә томатларны ел әйләнәсендә үстерү өчен 20 гектар мәйданлы заманча югары технологияле теплица комплексы төзү буенча компаниянең инвестицион планнарын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Проект бюджеты - 10 миллиард сум тирәсе, ә комплексның җитештерү куәте елына 13 мең тонна яшелчә тәшкил итәчәк. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика Русиянең әйдәп баручы агроҗитештерүчеләреннән берсе булган компания белән актив хезмәттәшлек итәргә әзер. - Башкортстанда теплица хуҗалыкларында яшелчә үстерү традицияләре көчле. Безгә җитди уенчы килү продукция җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Радий Хәбиров. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Башкортстанның Үсеш корпорациясе теплицалар урнаштыру өчен потенциаль мәйданчыклар сайлады, шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән энергия челтәрләренә тоташтыру мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барды. Александр Рудаков билгеләп үткәнчә, «ЭКО-мәдәният» холдингы яңа произво