Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров ассызыклаганча, бүген пилотсыз авиация икътисади эшчәнлекнең барлык төрләренә дә йогынты ясый. Ул геокиңлектә санлы мәгълүматларны формалаштыруда һәм куллануда алыштыргысыз, авыл һәм урман хуҗалыгында актив кулланыла. Аның киң мөмкинлекләре махсус хәрби операция барышында сынала, кайбер очракларда сыйфат ягыннан традицион корал төрләреннән өстенрәк була.Шул ук вакытта бүген импортка бәйлелекне киметү өчен үз компетенцияләрен формалаштыру мәсьәләсе кискен тора. Башкортстанда мондый ихтыяҗны каплау өчен фәнни-тикшеренү һәм җитештерү әзерләнгән. Мәсәлән, «Интеграль роботлаштырылган технологияләр» предприятиесе берничә төрле пилотсыз аппаратлар, шулай ук программа тәэминаты уйлап таба һәм чыгара. Җитештерү Уфада урнашкан, 80 проценты локальләштерелгән, – дип аңлатты Премьер-министр.Андрей Назаров сүзләренчә, "Бас-200" пилотсыз очкычы өстендә «Русия вертолетлары» оешмасы Белоруссия белән берлектә эшләгән. «Өстенлнкле проектлар» программасы кысаларында сәнәгатьне үстерү федераль фондының 1,7 млрд сумлык акчалары җәлеп ителгән. Инвестицияләрнең гомум күләме 2,3 млрд сум тәшкил иткән.- Барлык кызыксынучы партнерларга үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итәргә телибез. Башкортстан - безнең ил территориясендә җитештерелә торган теләсә нинди очу аппаратларын бюрократик киртәләрсез күккә күтәрергә мөмкинлек бирүче эксперименталь-хокукый режим алган беренче һәм бердәнбер төбәк, - диде Андрей Назаров.Фото: Башкортстан Хөкүмәте
"Барлык кызыксынучы партнерларга үзара файдалы хезмәттәшлек тәкъдим итәргә телибез..."
15 июня 202315 июн 2023
1 мин