Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Башкортостан кабат лидерлар рәтендә

14 июньдә Сергей Кириенко рәислегендә Координацион комитет утырышында Русия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирүгә икенче конкурска йомгак ясалды.Ярдәмгә илнең 88 төбәгеннән 11 379 иҗтимагый башлангыч дәгъва итте. Конкурс 11 юнәлешне берләштерде: гражданнарның сәламәтлеген саклау, тарихи хәтерне саклау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү, социаль ярдәм, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау һәм башкалар.Координацион комитет карары буенча 75 млн сумлык грантлар Башкортстанның 49 социаль юнәлешле коммерция карамагында булмаган оешмасына бирелде, аларның проекты бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча иң югары баллар алды.Санкт-Петербургтан һәм Самара өлкәсеннән соң Русидә җиңүчеләр саны буенча лидер-төбәкләр рейтингында Башкортстан өчченче урында тора, Идел буе федераль округында - Самара өлкәсеннән кала, икенче урында. Проектларны финанслау 1 июльдән башлана.Быелның иң эре проект-җиңүчесе - иҗтимагый һәм гуманитар фәннәрне үстерү буенча «Социо-мәдәни моде

14 июньдә Сергей Кириенко рәислегендә Координацион комитет утырышында Русия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирүгә икенче конкурска йомгак ясалды.Ярдәмгә илнең 88 төбәгеннән 11 379 иҗтимагый башлангыч дәгъва итте. Конкурс 11 юнәлешне берләштерде: гражданнарның сәламәтлеген саклау, тарихи хәтерне саклау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү, социаль ярдәм, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау һәм башкалар.Координацион комитет карары буенча 75 млн сумлык грантлар Башкортстанның 49 социаль юнәлешле коммерция карамагында булмаган оешмасына бирелде, аларның проекты бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча иң югары баллар алды.Санкт-Петербургтан һәм Самара өлкәсеннән соң Русидә җиңүчеләр саны буенча лидер-төбәкләр рейтингында Башкортстан өчченче урында тора, Идел буе федераль округында - Самара өлкәсеннән кала, икенче урында. Проектларны финанслау 1 июльдән башлана.Быелның иң эре проект-җиңүчесе - иҗтимагый һәм гуманитар фәннәрне үстерү буенча «Социо-мәдәни модельләштерү үзәге»нең җәмәгать һәм гуманитар фәннәрне үстерү буенча «Яшь этнополитолог мәктәбе». Бүленгән грант күләме - 7 284 000 сум.Проект экспертлар берләшмәсе даирәсендә этноконфессиональ багланышлар проблемалары буенча фәнни белемнәр алмашу өчен даими эшләүче мәйданчыкны үстерергә, махсус хәрби операция контекстында геосәяси трансформацияләрнең йогынтысын ачыкларга һәм яшь тикшеренүчеләрдә этносәяси процессларны өйрәнүгә заманча алымнарны куллану күнекмәләрен формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.Фото: bashinform.ru