Бүген "Башинформ" агентлыгында "Профессионалитет" федераль проекты турында матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың Мәгариф һәм Сәламәтлек саклау министрлыгыннан вәкилләр катнашты.- Бу проект республикада 2020 елдан эшли. Бик күп оешмалар безгә ярдәм итә. Колледжлар 100 миллион сум алды. Шул рәвешле остаханәләр төзекләндерелде. Бу колледжлар заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Быел да анда 4 колледж үтте. Шуларның берсе - медицина колледжы. Бүгенгә 8 заявкага 642 миллион сум федераль ярдәм җәлеп ителгән. Әлбәттә, республика бюджеты һәм үзебезнең предприятиеләр дә зур ярдәм күрсәтә. Бу яңа лабораторияләр, тиз арада белем бирү, заманча эш шартлары һәм башкалар. Шул ук вакытта, укучы балалар диплом алганчы ук тулысынча бу станокларда эшли ала. Аны яңадан өйрәтү кирәкми. Диплом алган белгечләрне эшкә урнаштыру да 85 проценттан ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта, укытучыларны заманча укыту үзенчәлекләренә төшендерүне күз уңында тота.Без илдә шушы грантларны оту буенча икенче урында. Көзгә 15 заявка әзерләүне күз уңында тотабыз. Атап шуны әйтәсем килә, бездә урта һөнәри белем бирүгә караш бик нык үзгәрде. Бездәге остаханәләр дә дөнья стандартларына җавап бирә. Әле бу өлкәдә эш тагын да үсешәчәк. Безнең колледжларга укырга керү кагыйдәләре дә катгыйлана. Былтыр, мәсәлән, бер урынга 30 кеше булды. Быел бу күрсәткеч тагын да югары булачак. Ә без инде, үз чиратыбызда, бюджет урыннарын арттырачакбыз, - диде мәгариф министры Айбулат Хаҗин.Бүгенгә әлеге проектта 8 колледж катнашуын беләбез. Бу 8 мең укучыны эшкә урнаштыруны күз уңында тота. Тау-таш, машина төзү, газ һәм башка тармакларны үз эченә алуын билгеләде чарада катнашучылар.Шулай ук әлеге матбугат конференциясендә урта һөнәри белем бирү кластерлары арасында "Профессионалитет" федераль проекты кысаларында килешүгә кул куелды.