Бу хакта алар Петербург халыкара икътисади форумында хәбәр итте. Русия Оборона министрлыгы ВСУ техникасын юк итү өчен 50 меңнән 300 мең сумга кадәр түләргә вәгъдә итә.Русия хәрбиләренә матди ярдәм күрсәтү башлангычы белән «Земляне» төркеме лидеры Владимир Киселев та чыгыш ясады. Лепс, Басков, шулай ук телевидение алып баручысы Юлия Барановская идеяне хупладылар, дип билгеләп үтә "Стархит" порталы."Юкка чыгарылган, яулап алынган һәр "Леопард" һәм "Абрамс" танкы өчен без Оборона министрлыгы белән берлектә бүләкләячәкбез", — дип игълан итте Киселев."Без сугышчыларыбызга исән чагыбызда ярдәм итәчәкбез", — дип ассызыклады Лепс.Лепс та, Басков та Донбасска чыгышлар белән генә түгел, ә гуманитар ярдәм белән дә барганнар. Шулай ук артистлар берничә тапкыр махсус хәрби операция максатларын һәм Русия властьларының сәясәтен хуплап чыгыш ясады. Фото: rgnr.ru